news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гаебен танымый». Бәләбәйдә 22 яшьлек әни нәни баласын чәнчегән дә ташлап киткән

news_top

Башкортстанның Бәләбәй шәһәр суды 22 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен караган. Ул нәни баланы үтерергә маташуда гаепләнә. Дәүләт гаепләүчесе аны 12 елга ирегеннән мәхрүм итәргә сорый. Бу турыда «Башинформ» прокуратура матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Әлеге хатын 1,5 яшьлек улына берничә тапкыр пычак кадаган.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның октябрендә бу хатын танышлары белән хәмер эчеп утыра. 1,5 ярымлык улы, елап, аңа эчәргә комачаулый. Әни кеше, пычак алып, баланың корсагына, битенә берничә тапкыр пычак кадый һәм фатирдан чыгып китә.

Бәхеткә, балага вакытында ярдәм күрсәтәләр, ул исән кала. Хәзер малай атасы белән яши..

Хөкем ителүче хатын гаебен танымый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар