Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гадилектә - даһилек: композитор Азат Хөсәенов белән сөйләшү

Татар халкы тырыш кешене кырмыска белән чагыштыра. Бу инде алны-ялны белмичә көне-төне физик эш эшләгән кеше турында. Менә Азатка бернинди чагыштыру да таба алмыйм. Азат Хөсәенов — музыка дөньясында даһи ул. 

news_top_970_100
Гадилектә - даһилек: композитор Азат Хөсәенов белән сөйләшү

Кайчан килсәң дә, «Фәлән театр яңа спектакльгә көй язарга кушты» — ди. Моннан тыш, әллә ничаклы телерадиокомпанияләр, балалар, яшьләр җыр студияләре белән эшли — санап бетергесез. Бу коллективларның барысына да көй кирәк. Спектакль уңышлы узсын өчен, тамашачы күңеленә бал-май булып ягылырдай көй сорыйлар.

Аның җырлары парларны дуслаштыра

Кечкенә генә Азат 40 еллык иҗади хезмәт юлында никадәр күп эш башкарган! Спектакльгә көй язу — ул инде шигырьгә көй язу гына түгел! Композитор тамашачы ике сәгать карап утырачак тамашаны йөрәге аша үткәреп, шундагы геройларның кичерешләренә тәңгәл килерлек көйләр уйлап чыгарырга тиеш. Ул шушы дөньяда бер-ике сәгать кенә түгел, көннәр, атналар буе яши, рәхмәтләр әйтеп тыңларлык тылсымлы көйләр иҗат итә. Кайчагында алҗыган йөзенә карап: «Азат, ник шулкадәр чиләнәсең соң? Язсын башка композиторлар», — дип куям. «Бу театрлар күптән минем белән эшли. Алар миңа ышана. Минем көйләремне тамашачы яратып кабул итә икән, аларны кире борып чыгара алмыйм инде», — ди ул.

Шагыйрьләр дә көйләр язуын сорыйлар. Азатның 300ләп җыры бар. Нинди җиңел, рәхәт көйләр алар! «Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз, кайсы йолдызлар астында йөрегән юлларыгыз?» Халык сүзләренә язылган «Сылукай», Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган «Гомерләр үтмәгән» җыры халык күңеленә мәңгегә керде. Татар эстрадасы патшасы Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Әле генә кергән идек шау чәчәкле язларга, ни арада шул чәчәкләр әйләнделәр алмага» («Эй, гомер») җырын белмәгән кеше сирәктер. Кызык хәлләр дә күзәткәнем бар: хатыны чәпчи башлауга, ир кешенең шушы ике юлны җырлавы була, хатыны май кояшына әверелеп кенә калмый, үзе дә кушылып җырлый башлый. Менә ул җырның көче, тәэсире кайда!

Мин дә Азатка: «Минем юбилейга берәр нәрсә әтмәллә әле», — дип, уйнап кына бер шигырь биргән идем. «Гомернең иң тәмле чагы 60тан узгач икән» дип, хит җыр ясады. Бу җырны башкарганда юбилярлар: «Дөрес бит, ә!» дип, җырчыны кочаклап сөя. Яшәгән дәвердә тормыштан ләззәт табу, ямен тою — иҗат кешесе халык күңеленең иң нечкә кылларына кагылып, менә шуңа төшендерә ала икән, бу инде зур дәрәҗә!

«Фидель Кастро белән күзгә-күз карашып тордым»

Җиңел аның белән аралашуы. Дусларча, якын итеп кабул итә ул иҗатташ дусларын. Файдалы дип, иван чәй белән сыйлый. «Тик утырма, саулыгыңны ныгыт», — дип массаж ясый торган кәнәфиенә утырта. Кайвакыт кичке 9лар була. «Әйдә әле, Азат, башыңны ял иттер. Безне дә озатып кер. Юл уңаеннан берәр „кафешкага“ кереп, тәмле итеп ашап чыгарбыз», — дисәң, сабый бала кебек хәзер киенә башлый. Юл уңаеннан төрле кызыклы истәлекләре белән уртаклаша.

«Мине әти 11 яшьтән Казан музыка мәктәбенә илтеп куйды. Яхшы белем бирделәр. Ләкин ашарга гына җитмәде. Шуңа бәләкәй булып калганмындыр инде мин», — дип көрсенеп тә куя. «Кечкенә генә булса да, төш кенә шул ул! Гаиләсе түгәрәк. Наилә белән укыганда ук, Камал театрында гастрольләрдә танышканнар. Хатыны флейтада уйный. Алар бер-берсен тулыландыралар, илһамландыралар. Музыкантлар итеп кыз һәм ул үстергәннәр. Оныклар да килеп керү белән «бабай» дип сарылалар аңа. Нинди бәхетле син, Азат! Бөтен яктан да булдыклы ир кеше! Үрнәк әти! Уен кораллары белән мавыктыручы яраткан «бабай»!

Халыкта «гадилектә — даһилек» дигән матур әйтем бар. Казан музыка мәктәбен уңышлы тәмамлап, Казан Дәүләт консерваториясендә белем алган Азат Хөсәенов Мәскәүнең В. И. Ленин исемендәге Хәрби — политик академия оркестрында хезмәт иткән чорда бөек шәхесләр белән якыннан аралашкан. Кызыл мәйданда парадларда катнашкан. «Лужники» стадионында 1984 елгы Спартакиаданы ачу тантанасында оркестрда уйнаган кеше ул. «Ю.Андроповны җирләгәндә Кызыл мәйданда Маргарет Тэтчер, Фидель Кастро белән күзгә-күз карашып басып торуын да искә ала ул. 

Заманында төн чыкканчы партитура язарга туры килгән аңа. Иртәнге 10да колонналы залда дәүләт эшлеклеләре каршында Азат Хөсәенов хезмәт иткән оркестрга кушылып, «Ядерному взрыву — нет!» җырын Иосиф Кобзон башкарган. Татарстанда Азат Хөсәенов композитор буларак Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов белән эшләгән дәвердә таныла. Классик музыкадан эстрадага күчү аның тәҗрибәсен баета. Бүгенге көндә дә аның иҗаты җыр һәм театр сәхнәсе белән бергә үрелеп бара.

«Баян артыннан үзем күренми идем»

Азат Гаян улы Хөсәенов Актаныш районының Әтәс авылында укытучы гаиләсендә җиденче бала булып туган. Уразмәт медпунктында «прививка ясатсаң, гармун бирәбез» дип алдаштырып, шәфкать туташы шук малайның кулына гармун урынына ампулалардан бушаган сырлы-сырлы тартма тоттырган. Азатның гармунга гашыйк булганын бөтен авыл белгән, күрәсең.

1965 елда Азатның әтисен Мөслим районы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп күчергәннәр.

«Әти бик оста гармунчы иде. Бәйрәмнәрдә, кышкы озын кичләрдә өй көй- моңга күмелә. Әти барыбызны да музыка уен коралларында уйнарга өйрәтте. Минем кулга баян тоттырды. Көн саен кич белән утыра минем белән. «Улым, булдырасың», — дип дәртләндерә. Фәйзелгаян, Илдус абыйлар — баянчылар. Асия апа мандолинада уйнады. Гөлүс абый да олыгая башлагач, баян сатып алды. Безнең биш кешелек гаилә ансамбле район мәдәният йортындагы концертларда катнаша иде.

Бервакыт конкурста комиссия каршында чыгыш ясадык. Минем буем кечкенә булганлыктан, үзем күренмәгәнмен, баян төймәләрендә минем бармаклар гына биеп тора икән. Комиссия әгъзалары безне туктаттылар да минем уйнавымны сорадылар. Мин «Сарман»ны сыздырып җибәрдем. Комиссия рәисе Идеал Ишбүләков әтине чакырып алган да, мине Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенә (мондый мәктәпләр Россиядә өчәү генә) укырга җибәрергә тәкъдим иткән. Әти шатланган, әлбәттә!» — дип искә ала Азат Гаян улы.

Яңа Усыда яшәгән һәм укыган чаклары булачак композитор күңелендә тирән эз калдырган. Кышын чаңгыда, тимераякта шуган ул, җәйләр дә матур табигать кочагында узган. Ямьле Ык буйларын, көтү көткән болыннарны, елга буйларын, печән чапкан еланлы урманнарын әле дә сагынып кайта. Әтисе Яңа Усыда мәктәп директоры булган. Авылда беренче тапкыр кирпечтән зур итеп мәктәп салдырган. Әтисе коры, ялкаулыкны җене сөйми торган кеше. Аның янында эшләмичә генә кара! Коммунистларча, иртән тордың — мәктәпкә, ял көнендә — эшкә!

Ә кичләрен авыл гөрләп тора: яшьләр уенга чыга. Монда инде Азатның дәрәҗәсе зур: баянчы бит. Аланга ял итәргә төшкәндә баянын да үзе күтәрми, дус егетләре чиратлап күтәрә. Вальс итү, җиделе бию, парлы бию, кара-каршы биюләр. Их, ул чакта — яшьлек уты учакта. Азат Хөсәенов хезмәт юлын да шушы авылда сәнгать җитәкчесе булып башлый. Консерваториядә укыганда ук җәйге каникулларында клубта эшли. Менә шушы сукмак гомерлеккә салынган, диярсең.

60 яшь - әле егет чак

Казанда яшәү-эшләү дәверендә дә ул үзен туган авылындагы кебек хис итә. Аңа сыйныфташлары һәр көн иртән авылны төшереп җибәрәләр, яңалыклар белән таныштыралар. Бер килүебездә: «Карагыз әле бүген Усыда нинди матур кар яуган!» — дип, безгә телефондагы фоторәсемне күрсәтә. Шул чагында аның йөзендәге шатлык хисен күрсәгез иде! Шундый ихлас кеше инде ул Азат! Өч бүлмәле фатирда робот идән юа. Наилә белән Азат ялкынланып иҗат итәләр, шуңа күрә еш кына кафе-рестораннарда тукланалар. Балалар килгәндә генә зур гаилә булып бер табынга җыйналалар. Азат Хөсәенов фатирыннан моң агыла. Кем белә, бәлки киләчәктә оныклар белән гаилә ансамблен дә оештырып җибәрер әле! Әтисе Гаян үрнәгендә! Алма агачыннан ерак төшми, дип хак әйтәләр.

Шулай булмыйни, Азат Гаянович көй язудан тыш, әтисенең педагогик эшчәнлеген дә лаеклы дәвам итә. Россия Герое А. В. Козин исемендәге 7 гимназиядә музыка түгәрәге җитәкчесе буларак, музыкант һәм композиторның бай тәҗрибәсе гимназистлар белән эшне югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирә. Ул музыкаль-эстетик тәрбия юнәлешендәге барлык дәрестән тыш чараларга җитәкчелек итә. Укучылар бәйрәмнәрдә Җөмһүриятебездә узучы мәдәни-масса чараларда, концертларда катнашалар. Гимназияне тәмамлаучылар арасында иҗади һөнәр бирүче уку йортларын сайлаучылар шактый. Азат Гаянович оештырган «Нур» флейтачылар ансамбле һәм «Назлы гөл» вокаль– инструменталь ансамбле Казанда гына чыгыш ясап калмыйча, Россиянең төрле төбәкләрендә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта дәрәҗәле халыкара конкурсларда лауреат исемнәре яулый.

Азат Хөсәеновка дәүләт тарафыннан бирелгән күпсанлы мактау грамоталары, медальләр, халык артисты дәрәҗәсенә тиң булган Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме күп балалы гаиләдән чыккан авыл баласының ифрат тырышлыгын һәм табигый сәләткә ия булуын күрсәтә. 60 яшь әле ул егет чак. Азат Хөсәеновны юбилее белән котлап, аңа имәндәй нык тазалык, иҗади уңышлар, бәхет-шатлык телибез!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100