Гади печенье рецепты
Бу печеньены пешереп карамаган кеше юктыр. Элек каймак аерткан вакытта, банка төбендә калган сөт өстеннән ясый идем. Тәмле була иде.
Ингредиентлар: атланмай, йомырка, шикәр комы, тоз, он, чәй содасы белән аш серкәсе.
Ингредиентларны чама белән алырга. Мин аз гына катык та салдым. Камыр ясарга, уртача калынлыкта җәяргә һәм ромбик итеп кисеп чыгарга.
Печеньеларның өстен йомырка сарысы белән майларга, шикәр комы һәм дарчин (корица) сибәргә мөмкин.
Духовкада әзер булганчы пешерергә.