Ингредиентлар
- Сыер ите фаршы – 900 г
- Суган – 3-4 данә
- Йомырка – 1 данә
- Батон (уртача зурлыкта) – 1 данә
- Сөт – 220 мл
- Тоз, борыч – тәменчә
- Үсемлек мае – тәменчә (кыздыру өчен)
Әзерләү тәртибе
- Батонны 2-3 минутка сөткә салып йомшартыгыз.
- Фаршка йомырка, борыч һәм тоз өстәгез.
- Батонны сөттән сыгып алып, вак кисәкләргә бүлеп, фаршка кушыгыз, яхшылап болгатыгыз.
- Шул массага ваклап туралган суганны да салыгыз һәм бертөрле масса ясагыз.
- Фаршны 1 аш кашыгы алып, кулларыгызны суга манып, кәтлитләр ясагыз.
- Табада үсемлек маен кыздырыгыз да кәтлитләрне салыгыз.
- Һәр ягын якынча 2-3 минут кыздырып алыгыз.