news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гади кабымлык рецепты

news_top
Гади кабымлык рецепты
Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге битеннән

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан кабымлык (брускетта) рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: багет, кетчуп, каты сыр, моцарелла сыры, әстерхан чикләвеге, руккола.

Табага пергамент кәгазь җәяргә, телемләп киселгән багетларны тезәргә, аларга кетчуп ягарга. Аннары өстенә угычтан уылган сыр сибәргә, моцарелла сыры һәм әстерхан чикләвеге куярга.

Кабымлыкны 200 градуска кадәр кызган духовкага 7-10 минутка куеп алырга. Аннары үзегез яраткан яшеллек белән бизәргә була.

Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге битеннән

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар