Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гади авыл хатыны дип белгәннәр!» Тол хатын ирен үтерүчене тапкан, гаепсезне коткарган

news_top_970_100
«Гади авыл хатыны дип белгәннәр!» Тол хатын ирен үтерүчене тапкан, гаепсезне коткарган
"Татар-информ" архивы

Новосибирск шәһәрендә тол хатын ирен үтерүчене ачыкларга булышкан һәм гаепсез кешене рәшәткә артыннан коткарган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Гади пенсионер хатын Галина Цехның ире Владимир Цехны юбилеенда үтерәләр. 60 яшьлек ир-атның аркасына пычак кадаганнар, аның мәетен бәйрәмнән соң төнлә тапканнар. Тикшерүчеләр мәрхүмнең абыйсы Викторны гаепли. Галина исә үзенең туган энесе гаепле дип саный. Ләкин суд Викторны 9 елга төрмәгә утырта. Галина исә Югары судка һәм Бастрыкинга кадәр барып җитә.

Күп балалы әти кеше Владимир Цехны 2017 елда Ленин районындагы шәхси йортта бәйрәм вакытында үтерәләр. Юбилейга барысы да күптән таныш кешеләр җыела, ләкин үтерүне җинаятьче һәм аның корбаныннан башка беркем күрми.

Владимир юбилеена 17 кеше чакыра, туганнары гадәттәгечә акча бүләк итә, табын артында күңел ача. Хатыны Галинаның энесе генә гомуми картинага туры килми. «Минем энем Антон күңелсез килде, баштан ук эчте. Тостларны бүлдереп утырды. Аннары пычак алып, кулын өстәлгә куеп, биш бармагы арасына кадый башлады. Владимир аны туктатты, энем пычакны алып, иремә таба атты», – ди Галина.

Антон апасы өенә еш килә, ул таксист булып эшли. Юбилей көнне туганнары аңа пычак белән вакыйганы гафу итә һәм йокларга озата.

Аннары башкалар да йокларга китә, юбиляр залда диванда ята. Төнлә тавышка бар кеше уяна. Бу вакытта Антон Викторны типкәләп кыйный торган була. Виктор – Володяның 70 яшьлек абыйсы. Ир-атларны аералар. Шунда Володяның аркасында пычак кадалган булуын күреп алалар. Галина йөгереп килеп пычакны тартып ала. Викторны бүлмәгә алып китәләр, Антон пычакны эзли башлый. «Кайда пычак? Анда минем бармак эзләре», – ди.

Аннары полиция килә, Антон исә Володяга пычак кадалганын күрүен, аннары Викторга ташлануын сөйли. «Ул Володяны үтермәвен, пычакны гына тартып алуын әйтә. Ә пычакны мин үзем алдым бит», – ди Галина.

Ләкин тикшерүчеләр артык интекми, эшне тиз тотып, Виктордан гаебен танытып, күрсәтмәгә кул куйдыралар. Ә бит Виктор фаҗига булган төнне башка төрле күрсәтмә бирә. «Ул залга төшүен, кемдер башына сугуын һәм берни дә хәтерләмәвен әйтте», – ди Галина.

Судта Виктор күрсәтмәләрдән баш тарта, полиграф аша уза. Полиграф та аның абыйсын үтермәвен күрсәтә. Тик суд барыбер Викторны гаепле дип таба һәм 9 елга ирегеннән мәхрүм итә. Виктор үзе кылмаган җинаять өчен 1 ел 9 ай төрмәдә утыра һәм аны 2020 елның июнендә иреккә чыгаралар. Бу вакытта Галина исә үз тикшерүен оештыра, экспертизалар ясата.

«Мин үтерүче Антон булуын исбатларга маташтым. Ләкин миңа ышанмадылар. Мине гади авыл хатыны дип санадылар. Имеш, алар гаеплене төртеп күрсәтә дә – мин шуңа ышанам. Виктор – авылда яшәүче гап-гади терлекче, балачагыннан чебенне дә кыерсытканы юк. Картайгач, ипи дә кисә алмый, авызына кашык та китерә алмый – куллары калтырый. Без гаделлек өчен көрәшә башладык. Улым адвокатлар яллады. Апелляцияне оттырдык, ләкин тукталмадык. Югары судка бардык. Анда хөкем карарын бетерделәр. 3 ел узгач Викторны акладылар. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткәч, тикшерүне яңарттылар», – ди Галина.

2022 елда тикшерү төгәлләнә. Володяны тол хатынның үз энесе Антон үтерүе исбатлана. Ул полиграф аша да узмый, күрсәтмәләре дә төрле-төрле була. Азакта барысы да ачыклана. Виктор котыла, аңа карата аклау карары чыгаралар. Тик пенсионер киләсе процесска кадәр үлә. Антонны рәсми рәвештә «гаепле» дип табалар. Суд дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100