news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гади арыганлык кына түгел: бөерләр дөрес эшләми башлауны ничек аңларга

news_top

Бөерләр авыру чигендә булуын күрсәтә торган 6 яшерен билге турында «Литературная газета» яза.

Игътибарсыз калдырырга ярамаган билгеләр:

  • Иртән шешенү, бигрәк тә бит һәм аяклар шешү.
  • Кинәт кенә бәвел күбекле, алсу төстә яки кушылмалар белән килә.
  • Бил сызлый, ләкин гадәти киеренкелектән түгел, еш кына температура да күтәрелә.
  • Кан басымы кинәт күтәрелә һәм гадәти дарулар белән төшми.
  • Даими арыганлык һәм хәлсезлек хисе, хәтта яхшылап йокласагыз да.
  • Сәбәпсез косасы килә, аппетит югала.

Әгәр бу билгеләрнең берәрсе сезне борчый икән, бәвел һәм канның гомуми анализын бирегез. Бу – бөерләрнең эшчәнлеген тикшерүнең иң гади һәм тиз юлы. Аннары нәтиҗәләр белән терапевтка мөрәҗәгать итегез.

«Табибка мөрәҗәгать итегез! Сәламәтлегегезне саклагыз!» – дип киңәш ителә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар