Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гаделсезлек»: Баласын үтергән йөртүчегә белешмә биргән табибка хөкемне ишеткән ана елый

news_top_970_100

Казанның Совет районы суды Алексеевск үзәк район хастаханәсе табибы Мөҗип Фәттахов эшенә нокта куйды. Аны ваемсызлыкта гаепле дип таптылар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Гаепле дип танырга һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итүне билгеләргә, 1 елга сәламәтлек саклау өлкәсендә вазыйфа биләүне тыярга. Җәза шартлы рәвештә 2 елга сынау срогы белән билгеләнә», – диде судья. Шул ук вакытта зыян күргән якның гражданлык дәгъвалары каралмады.

Һәлак булган 6 яшьлек Әмирнең әнисе авариядә гаепле кешегә белешмә биргән табибка хөкем карары чыгарылганнан соң елап җибәрә. Ирина Әхмәтшина хөкем карарының гадел булмавын, гаепле кеше үз гаиләсенә кире кайта алачагын әйтә.

«Бу кеше өйдә, туганнары белән бергә калачак, монда нәрсә әйтеп була», – ди ул.

Исегезгә төшерәбез: Мөҗип Фәттаховны кеше үлеменә китергән ваемсызлыкта гаепләделәр. Фаҗига 2023 елның мартында Алексеевск бистәсендә була. Бала әбисенә кунакка кайткан була һәм балалар мәйданчыгына уйнарга чыга. Көтмәгәндә юлдан «Chevrolet» машинасы очып керә, руль артында Алексеевскида яшәүче 56 яшьлек кеше була. Өлкәнрәк балалар качарга өлгерә. Балалар мәйданчыгындагы иң кечкенә бала машина тәгәрмәчләре астына эләгә, машина аны берничә метр өстерәп алып китә һәм сулыкка барып төшә. 6 яшьлек Әмир шунда ук үлә.

Тикшерү версиясе буенча, Алексеевск үзәк район хастаханәсе табибы Мөҗип Фәттахов үз вазифаларына салкын караган һәм психик яктан сәламәт булмаган ир-атка машина йөртү таныклыгы алу өчен белешмәгә кул куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100