Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаделсез җитәкчене ахирәттә нәрсә көтә?

“Җитәкче кеше үз кул астында эшләүчеләрне тигез күрмәсә, эш хакын билгеләгәндә гадел булмаса, ахирәттә аны нинди җәза көтә? Гаделсез җитәкченең ахирәттәге хөкеме нинди?” Гөлҗиһан Галләмованың соравына Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.

news_top_970_100
Гаделсез җитәкчене ахирәттә нәрсә көтә?

Бисмилләһи ррахмән иррахим!

Кешеләр өстеннән җитәкчелек итү – зур вазыйфа, чөнки ул аларның хаклары белән бәйле. Ислам динендә кеше хакы Аллаһ Тәгалә хакыннан соң икенче урында. Бу вазыйфа, дин күзлегеннән караганда, әманәт булып санала. Әманәт – ул кемгә дә булса вакытлыча сакларга тапшырылган бер кыйммәтле әйбер яки бер вазыйфа булырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне иясенә кайтарырга куша, әгәр дә кешеләр арасын хөкем итсәгез, гаделлекне саклап хөкем итәргә әмер итә” (Ниса – 58).

Җитәкче кешегә бирелгән әманәт – кул астында эшләүче кешеләргә карата гадел булу, аларның хокукларнын үтәү. Бу вазыйфа бик тә җаваплы булганга күрә, җитәкче кешедән Аллаһ Тәгалә кыямәт көнендә аның турында сораячак һәм тиешле җәзасын бирәчәк. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.с) әйтте: “Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы. Ир кеше – үз гаиләсендә көтүче һәм ул үз карамагында булган әүладлары өчен хисап тота. Хатын-кыз да үз иренең өендә көтүче һәм ул да үз карамагында булган нәрсәләр өчен җаваплы” (Бохари, Мөслими хәдисләре җыентыгы).

Җаваплылыгы зур булганга күрә, Мөхәммәт пәйгамбәр җитәкче булырга омтылмаска кушты. Бервакытны Әбү Зәрр исемле сәхәбә Мөхәммәд пәйгамбәргә: “Мине бер шәһәрнең җитәкчесе итеп куй әле!” - диде. Мөхәммәд пәйгамбәр аның җилкәсенә кулы белән кагылып: «Әй, Әбү Зәрр, дөреслектә, син бу эшне булдыра алмыйсың. Ә бу эш – ул әманәт. Кыямәт көнендә әманәтне үтәмәгән кешеләргә түбәнчелек һәм үкенеч булачак...” (Мөслими, хәдисләр җыентыгы).

Җитәкче кешенең өстендә иң беренче бурыч - ул хезмәткәрләр арасында гаделлекне саклау һәм хезмәт хакын вакытында түләү. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Билгеле бер кешеләрне яратмау хисе сезне аларга карата гаделсез булырга этәрмәсен. Һәрвакытта да гадел булыгыз, чөнки ул – тәкъвалыкка иң якын гамәл. Аллаһтан куркыгыз. Дөреслектә, Аллаһ сезнең эшләгән гамәлләрегез турында белә” (Маидә – 8).

Мөхәммәт пәйгамбәр әйтте: Яллап эшләтүче кешегә хакын (акчаны) маңгаенда тире кипкәнче үк бирегез” (Ибн Мәҗәһ).

Әгәр дә җитәкче кеше хезмәткәрләренә карата золым кылса, булдыра ала торып хезмәт хакын түләмәсә, ахирәттә аны газап көтә һәм Кыямәт көнендә ул, кыерсыткан кешеләргә хакларын тулысынча кайтармый торып, җәннәткә керми. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Дөреслектә, гаделсезләргә авырттыручы каты газап була” (“Ибраһим” сүрәсе, 22 аять).

Мөхәммәт пәйгамбәр әйтте: “Кыямәт көнендә сез, һичшиксез, кешеләргә тиешле хакларын кайтарачаксыз. Ул көнне, хәтта мөгезсез сарык мөгезле сарыктан сөзгәне өчен үч алачак” (Мөслими, хәдисләр җыентыгы).

Икенче бер хәдистә Мөхәммәт пәйгамбәр әйтте: “Мөэминнәр сыйрат күперен узып, җәһәннәмнән котылгач, аларны җәннәт белән җәһәннәм арасында урнашкан “кантара” күперендә туктатачаклар. Шунда алар дөньяда вакытта араларында булган золымнары буенча бер-берсеннән тиешле хакларын алачак. Шул гөнаһлардан чистарынмыйча һәм котылмыйча торып, аларга җәннәткә керергә рөхсәт ителмәячәк” (Бохари, хәдисләр җыентыгы).

Әйтелгәннәрдән шул аңлашыла ки: җитәкче урындагы бәндә, үзенең ахирәте турында аеруча кайгыртырга тиешле. Дөнья малына кызыгып, кеше хакына керүдән, башкалар өлешен ашаудан саклану фарыз. Кул астыңда эшләүчеләргә карата тигез һәм гадел мөнәсәбәт булдыру мәслихәт. Моның әҗере дә, үтәми калган тәкъдирдә, җәзасы да көттермәс, Аллаһ сакласын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100