Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаделлек

Бу хикәяне миңа яше кырыкка җиткән хатын сөйләде. Аның тормышта иң зур кайгысы – балалары булмау. Ул «Интертат»ка тормышта гаделлек булмавына рәнҗегәнен әйтте һәм үзенең язмышы белән уртаклашты.

news_top_970_100

Сәкинә бу айда бишенче баласын тапты. Менә шулай, Ходай кушканча, җиңел генә тапты да алып кайтты. Ничек кенә тупас яңгырамасын, әмма балага узу аңа бик җиңел бирелә. Дөньяда күпме хатын-кыз балага узалмыйча интегә. Узса да, бала табуы чын тәмугка әверелә, кемдер хәтта үләр хәленә җитә. Ә ул хатын исә үз гомерендә бер тапкыр да эчмәгән, тартмаган, никахсыз мөнәсәбәтләргә кермәгән булырга мөмкин. Менә кайда монда гаделлек?

Ә Сәкинәнең яшь чагында ничек «рәхәт чиккәнен» бөтен авыл гына түгел, күрше районнар да хәтерли. Унбиш яшеннән бирле ул олы ир-атлар белән «типтереп» йөрде. Аны авыл «мужиклары» үз машиналары белән район үзәгенә бушлай алып баралар иде. Халык аңлый: бөтенләй бушлай беркем дә сиңа яхшылык эшләми. Моның сере нәрсәдә икәнне бөтенесе күзаллый.

Сәкинәнең ничә тапкыр корсакка узып, ничә тапкыр аны алдырганын исәпләргә кешенең хәле калмаган иде. «Әй, кем санаган аны», – дип кенә җибәрделәр. Миңа калса, Сәкинәнең үзенең дә исәпләргә бармаклары җитмәс.

Кешене ник гаепләп утырасың, димәгез. Миңа инде тормышның яме күптән беткән. Һәр яңа туган көн миңа шатлык китерми, кичләрем газаплы һәм ялгыз үтә. Мин Сәкинәгә түгел, язмышыма рәнҗим. Нигә соң ул тигез түгел? Ни өчен бала алдырганнарга яки бөтенләй бала кирәкмәннәргә язмыш гел сабыйларны биреп тора? Ә чын күңеленнән ана булу бәхетен тоясы килгән ханымнар бу шатлыктан мәхрүм калырга тиеш?

Яшь чагымда минем бер генә хыялым бар иде: югары уку йортын тәмамлап, төпле эшкә урнашу. Ул вакытта тәрбия дә шундый иде. Әти – гаилә башлыгы – бармак янап, «беренче урында – эш» дип кабатлап торды.

Артымнан йөргән егетләрне куып җибәрә идем. Шулай үз эшемә чумып, шәхси тормышымны икенче урынга куйдым. (Ә аннары ул – мине).

Егерме алты яшемдә генә «аңга килдем». Тукта, гаилә турында уйларга кирәк бит, дидем. Ә як-ягыма әйләнеп карасам, мине ошатып йөргән егетләрнең эзе дә юк. Кайберәүләре инде өйләнгән, үз гаиләләре бар, ә башкалары яшьрәк кызларга карый.

Дөресен генә әйткәндә, атна буе эштә булгач, үз ярыңны табу авыррак. Студент елларында башны бәрә-бәрә укымасаң, дискәтүкләргә барырга да вакытың бар, яшең дә туры килә. Мин, яшь арткан белән юанайган ботларымны ялтыратып, клубларга бара алмый идем бит. Әй, ул чагында шулай уйлаган идем. Менә кырыкка җиткәч, бик тә яшь булынган әле, дип уйлыйсың.

Минем квартира күршесендә өйләнмәгән утыз яшьлек бер ир-ат тора иде. Без аның белән эшкә барганда һәм кайтканда подъездда күрешеп, исәнләшеп китә идек.

Соңрак, «син дә үзең генә, мин дә ялгыз» дидек тә, очрашып йөри башладык. Безнең яшьтә очрашып йөрү ул – кулга кул тотынышып кинога бару түгел. Эштән кайтып, бергә утырып ашыйсың да ятып йоклыйсың. Менә сиңа мәхәббәт! Иң мөһиме – сез бергә!

Шулай ярты ел яшәгәнбездер. Ул чакларны бик тасвирлап сөйләп торасым килми. Кыскасы, мине сәбәпсез эч авыртулар борчый башлады. Шулай анализлар биреп, табибларга күренеп йөргәннән соң, балага уза алмаганымны белдем. Әни дә, ярага тоз сипкәндәй, «нихахсыз яшәгәнгә ул» дип кабатлады.

Егетем бу хәбәрне белгәч, әлбәттә, аерылышырга тәкъдим итте. Бернинди акырышулар, талашулар, мөнәсәбәт ачыклаулар булмады. Ничек кушылдык, шулай тыныч кына нокта да куйдык.

Ир кешегә нәрсә? Син түгел икән, димәк, башкасы. Хатын-кыз гына ул үз проблемаларыннан «букет кочаклап» утырып кала.

Табиблар куйган диагноз яшен суккандай яңгырады һәм күкрәктә авыр йөк булып урнашты. Мин, әлбәттә, төшенкелеккә бирелеп утырмадым ул чакта. Анализлар бирдем, табибларга йөрдем, дәвалану чараларын күрдем. Ясалма рәвештә дә балага узмакчы идем. Әмма, ахыр чиктә, бөтенесе бер әйбергә әйләнеп кайтты...

Яшем утыз биштән арткач, гомерем буена үзем генә калачагыма күндем. Ә менә бу Сәкинәнең бер-бер атлы бала алып кайтуы саруымны кайнатты, эчемне пошырды.

Юк инде, юк бу тормышта гаделлек. Кайбер кызлар, яшьлек хатасы аркасында, баланы алдырырга мәҗбүр. Ә аннары аларга гомер буена «кысыр» калу куркынычы яный. Боларны аңлыйм әле мин. Һәр кеше дә икенче мөмкинлеккә лаек. Ә минем хатын-кыз бәхетенә ирешү өчен бер мөмкинлегем дә булмады. Бөтенләй картаеп беткәч, ишегалдына чыгып, нәрсәдер мыгырданып утыра торган ялгыз әби булырмын дип куркам.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 11 май 2024
    Исемсез
    Дөнья тулы ятим балалар. Яхшы кешелэргэ бэлки шунын очен дэ бала бирмидер, аларның йорэклэре зур булса, шул ятим балаларны бэхетле хэм шунын белэн узен дэ бэхетле итэргэ шанс ул. Бала доньясы гажэеп ул, балагыз булмаса, алып устерегез ятимнэрне, узегезне бэхеттэн мэхрум итмэгез!
  • 10 май 2024
    Исемсез
    Дорес, яхшы кешегэ баланы бирми шул Аллах, исерек, гулящий хатыннар елына икешэр мэртэбэ бала таба 😞😞😞
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100