Мин район җирлегендә яшим. Берничә ел элек мәктәптә эшли башладым. Ә узган ел миңа класс бирделәр. 5нче сыйныф укучылары – матур, тәртипле балалар, миңа алар белән җиңел булды. Аларга класс кичәләре оештырдым, мәктәптәге бөтен бәйрәм-чараларда актив катнаштык, бәйгеләрдә гел призлы урыннар яуладык. Укучыларымның уку, өлгереш буенча да бар да тәртиптә иде. Кыскасы, укырга да, уйнарга да өлгердек.
Ә бу уку елы башында классыбызга яңа малай килде. Әмир (исемен үзгәртеп бирәм) башка балалардан аерылып тора. Нык гәүдәле, яшьтәшләреннән бер башка озынрак. Җитмәсә, үтә дә хулиган һәм «икеле» капчыгы иде. Малайлар белән дә гел чәкәләшеп торды, кызларны чәчләреннән тартып җәфалады, укытучыларга каршы эндәшергә дә кыенсынмый. Әле бу бит 6нчы класс кына!
Мин Әмирнең әти-әнисен берничә тапкыр мәктәпкә чакырдым. Шушы вакыт эчендә нибары 1 тапкыр әнисе килеп китте. Бу ханымны күрсәң исең китәр: кашлары татуаж, керфекләре үстерелгән, иреннәре кабартылган, өстендә кыйммәтле кием. Класска килеп керүгә үк миңа җирәнгеч караш ташлады һәм өстемдәге базардан алган костюмымның бәясен санап чыгарган кебек баштан-аяк күз йөртеп чыкты.
Мин аңа улының тәртибе турында сөйли башладым, ул көлемсерәп тыңлап торды. Ә соңыннан, минем баламны тәрбияләү өчен мәктәп җаваплы, диде.
«Мәктәп? – дидем шаккатып. – Ә сез?»
«Ә мин үз баламны лаеклы тормышта яшәтү өчен эшлим», – диде дә, артыннан кыйммәтле хушбуй исләре калдырып, сыйныфтан чыгып китте.
Бу сөйләшүдән соң мин мәктәп директоры янына кердем һәм әниле-уллы бу икәүгә зарландым. Ә директор күзләрен генә акайтып карады да, пышылдап диярлек:
«Бу балага карата сабыррак булыгыз инде, зинһар. Әнисе андый-мондый, гади генә кеше түгел», – диде.
«Ә кем соң ул? Баланың шәхси папкасында ниндидер фирмада сәркатип дип язылган», – дидем мин, аптырап.
«Сәркатип... – дип көлеп куйды директор. Миңа текәлеп карап, сүзен дәвам итте: – Мәктәптә бөтенесе гөж килә инде, сез генә белмисез ахры. Безнең Әмирнең әнисе, ничек әйтим икән... район главасының яраткан хатын-кызы. Ну, рәсми булмаганы... Аңлыйсызмы?» – дип тамак кырып куйды директор.
«Сөяркәсеме?» – дидем мин көлемсерәп.
«Шулай дисәң дә була инде, тик моны артык куертырга кирәкмәс, бер мәшәкать ким булыр. Миләүшә ханым, барыгыз, эшләгез», – дип, мине чыгарып җибәрде директор.
Дөресен әйткәндә, мин бу фырт ханымның кубызына биергә җыенмый идем, шуңа күрә Әмирнең кыланмышларына күз йомып тормадым.
Мәсәлән, коридорда берәрсенең башына чиертеп китсә, мин аны укытучылар бүлмәсенә алып кереп китәм. Хезмәттәшләрем минем болай эшләвемә чыш-пыш килсә килер, анысында эшем юк. Ә бу ташбаш бөтен тәнәфес буе укытучылар бүлмәсендә басып торачак! Әгәр дәрестә шау-шау чыгармакчы булса, шундук тактага чыгарам. Басып торыр, бәлки, әзрәк тәртибе турында уйланыр.
Ә берсендә Әмирнең парта артында никтер тынып калганына игътибар иттем. Якынрак килсәм, ни күрим, ул партага сүгенү сүзләре язып ята. Аңа бернәрсә эндәшмәдем. Ә дәресләр беткәч, аны кабинетка чакырттым һәм су тутырылган чиләккә карап ым кактым.
«Әйдә, башла!» – дидем мин аңа.
«Нәрсәне?» – ди бу миңа.
«Бүген үзең язып тутырган партаны ю. Сабын парта өстендә ята инде», – дидем.
«Юмыйм! Техничкалар бар, әнә алар юсын!» – ди башын горур чөеп.
«Әмма партаны син пычраттың бит!» – дим.
«Ә сез аны исбатлагыз! Мин хәзер әнигә шалтыратам да, ул, килеп, сезнең хаклы булмавыгызны аңлатачак. Сез әнинең дусты кем икәнен беләсезме?» – ди Әмир.
«Беләм!» – дип тиз генә әйттем дә кулыннан телефонын тартып алдым. Класстан чыгып, тышкы яктан ачкычка бикләдем.
«Юып бетергәч, шакырсың, ачам!» – дидем.
Әлбәттә, Әмир шундук ишекне дөбердәтә башлады, телефонын таләп итте, чыгаруымны сорады. Әле ярый, безнең яктагы кабинетларда дәресләр юк иде, безне беркем ишетмәде. Соңарак Әмир тынып калды, ә мин, партаны юарга кирәк, дип әйттем.
Бераздан Әмирнең, мыш-мыш килеп, партаны сөрткәнен ишеттем.
Шул вакытта аның телефоны шалтырады, әнисе иде. Мин алдым, хәзер Әмирнең үзе артыннан җыештырганын аңлаттым. Бу ханымның ничек дулап киткәнен ишетергә кирәк иде. Ул баласын эшкә җигүдә гаепләде, мине «тиран» дип атады.
Ул мәктәпкә килгәндә, без Әмир белән баскычтан төшеп килә идек. Әмир партаны юды, хәтта, үзе әйтмешли, бу аңа ошап та киткән.
«Сез шәп икән, Миләүшә апа!» – ди бу миңа көтмәгәндә.
«Ничек инде?» – дидем, ни уйларга да белмичә.
«Сез – гадел укытучы. Үземне шулай тотканга гафу итегез инде. Мин кайвакыт начарлык эшләргә дә теләмим, тик, ничектер, үзеннән-үзе килеп чыга», – диде Әмир.
Аның белән бераз сөйләшкәч, мин фаразларымның рас килүен аңладым. Яхшы малай ул, тик, үзен шулай тотып, үзенә игътибар җәлеп итәргә генә тели. Беренче чиратта – әнисенең игътибарын, ә әнисенең генә улында кайгысы юк...
«Улымның телефонын алырга һәм аны эшләтергә нинди хакыгыз бар?» – дип акыра башлады әнисе, мине күрүгә үк.
«Әни, кычкырма. Миләүшә апа дөрес эшләде», – диде Әмир, куркыбрак кына.
«Ничек инде дөрес?» – дип кычкырды әнисе, хәтта йөзенә кызыл таплар бәреп чыкты.
Соңыннан улын кулыннан җилтерәтеп алды да мәктәптән чыгып китте. Ә икенче көнне миңа мәгариф бүлегеннән шелтә килеп төште.
Әле ярый директорыбыз – акыллы кеше, мине алып кала алды.
Әмир үрнәк укучыга әйләнмәсә дә, теге парта юу тарихыннан соң ничектер басылды, мине дә тыңлый башлады.
Тик Әмирнең әнисе генә тамчы да үзгәрмәде. Шундый ук тәкәббер, һавалы, җәнҗал чыгарырга гына тора. Менә бу – балаларны түгел, ә үзеңне тәрбияләргә кирәк, дигән сүзләрнең дөреслеген исбатлый торган очрак булды да инде.