Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гадел Россия» җитәкчесе Сергей Миронов Татарстанның Президент вазифасын яклап чыкты

«Татарстан өчен ул мөһим. Һәм моның белән исәпләшергә кирәк», — ди «Гадел Россия» фиркасе җитәкчесе.

news_top_970_100
«Гадел Россия» җитәкчесе Сергей Миронов Татарстанның Президент вазифасын яклап чыкты
"Татар-информ" архивы

«Гадел Россия» фракциясе төбәкләрдәге хакимият турындагы закон проекты буенча беренче укылышта тавыш бирүдән тыелырга мөмкин. Бу хакта «Газете.Ru» сайтына партия лидеры Сергей Миронов сөйләде.

Закон проекты Россия субъектларындагы хакимият органнарын унификацияләүдән гыйбарәт. Аның тексты нигезендә, Татарстан үз җитәкчесен «президент» дип атау хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Моннан тыш, барлык төбәкләрдә дә губернаторларның хакимияттә булу вакыты буенча чикләүләр бетереләчәк.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика Президенты атамасын үзгәртүгә бертавыштан каршы чыккан иде.

Парламент партиясе лидеры Сергей Миронов Татарстан позициясен яклап чыкты.

«Татарстан — Федерациядәге иң эре субъектларның берсе. Гражданнарының күбесе — сан ягыннан Россиядә икенче урында торган халык. Төбәк белән губернатор, башлык яки президент җитәкчелек итү кем өчендер принципиаль мәсьәлә түгел. Ә Татарстан өчен ул мөһим. Һәм моның белән исәпләшергә кирәк», — ди ул.

Миронов фикеренчә, 2020 елда ил Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, бу документ мөһим һәм кирәкле. Шул ук вакытта закон проектының хәзерге тексты фракция лидерында сораулар тудыра.

«Бу законны чыгару инициативасы тәкъдим ителгән карарларның дөреслегенә һәм нәтиҗәлелегенә бернинди шик тудырмаслык дәрәҗәдә эшләнелгән булса, без, һичшиксез, аны хупларга әзер булыр идек. Ә әлегә шикләр бар. «Әйтик, төбәк башлыкларын яңадан сайлау буенча чикләүләрне бетерү бик кирәкме икән?» — ди ул. Аның сүзләренчә, былтыр срок нормаларын берничә тапкыр үзгәрткәннәр. Ул иң авторитетлы губернаторларның хакимиятен саклап калу өчен эшләнгән.

Лидер сүзләренчә, проект өчен тавыш бирү турында карар фракциядә фикер алышканнан соң булачак. Әмма Миронов сүзләренчә, алар беренче укылышта тавыш бирүдән тыелыр, Икенче укылышта, бәхәсле урыннар төзәтелгән очракта, аны хуплар, ди ул.

Закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан 9 ноябрьдә карала башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100