«Бу видеоны ул үлеменә 2 көн кала төшергән. Минемчә, ул үз үлемен сизгән»
Сугыш кырында һәлак булганда Казан егете Гадел Мифтаховка 22 яшь кенә була. Яшь хәрби турында «Татар-информ» репортажында.
«Махсус хәрби операция башлангач та, аларны шунда ук алгы сызыкка җибәрделәр»
Гвардия ефрейторы Гадел Мифтаховның йөрәге ЛНРның Берестовое авылында тибүдән туктый. Дошман снарядының ярчыклары бронежилет яныннан очып үтеп, үпкәсенә кергән. Ул шунда ук үлгән.
Туганнары хәтерендә ул кыю, максатчан егет булып истә калган. Аның әнисе Елена Тимофеева хәзер 1нче сыйныфта укучы кызы белән яши. 4 ел элек ул тол кала – Әфган сугышы ветераны булган ире кинәт вафат булган.
Елена улы турында бик авыр хатирәләрне искә төшергәндә дә нык торды. Күзләре күз яшьләреннән кызарса да, үз-үзен кулга алды.
«Гаделгә 22 яшь иде. Ул Самара өлкәсенең Рощинск шәһәрендә хезмәт итте, снайпер иде. Махсус хәрби операция башлангач, аларны шунда ук алгы сызыкка җибәрәләр», – ди Елена.
Егет техникумда укый, анда телекоммуникация системаларын өйрәнә. 2020 елда диплом ала һәм шунда ук хәрби хезмәткә китү өчен контракт төзи.
«3 яшеннән ул үги әтисе тәрбиясендә, алар бер-берсен бик яхшы аңлыйлар иде, ул аны «әти» дип йөртте. Ә үз әтисе аның тормышында бөтенләй катнашмады. Үги әтисе артиллерист иде, 2 ел Әфганстанда разведкада булган. Алар Гадел белән бертөрле әйберләр белән кызыксыналар иде, икесенә дә атышлар кызык иде, алар бергә спорт белән шөгыльләнделәр. Улым балачактан ук армиядә хезмәт итәргә әзерләнде», – дип искә ала геройның әнисе.
«Әтиеңне җирләгәнгә 1 ай да үтмәде, мин сине җибәрмим»
Гадел 2020 елның җәендә контракт буенча хезмәт итәргә китәргә ниятләгән, ләкин аның гаиләсенә кайгы килә: үги әтисе кинәт вафат була.
«Мин аңа: «Әтиеңнең күмгәнгә 1 ай да булмады, мин сине беркая да җибәрмим», – дидем. Ул хәрби комиссариатка барды, һәм аның китүен кичектереп тордылар. Шул җәйдә ул КАИга читтән торып укырга керде, эшкә урнашты. Һәм көз көне аңа хәрби комиссариаттан шалтыратып, контракт буенча барырга яки инде «срочный» хезмәт буенча чакырылырга тиешлеген әйттеләр. Ул вакытта үги әтисе үлгәннән соң 3 ай узган иде, ул хезмәткә барырга карар итте», – дип искә ала Елена.
Гадел Самарада хезмәт иткәндә, аңа ФСБның спецназына барырга тәкъдим итәләр. Ул тылда кала алыр иде, ләкин бу тәкъдимнән баш тарта. Ул беркайчан да җиңел юллар эзләмәде, дип горурлык белән искә ала әнисе.
Тынычлык урнаштыручы гаскәрләрдә хезмәт иткәндә, Гаделне Хабаровскига снайпер мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул «Снайпинг үзәге» юбилей медале белән бүләкләнә. 2021 елның декабрендә ул аны тәмамлый һәм өенә ялга кайта.
«Яңа ел алдыннан ул миңа Белоруссиядә өйрәнүләр булачагын әйтте. Ул миңа: «Син курыкма, анда элемтә булмаячак, диде», ди әнисе.
«Якында гына атышалармы?» – дип сорадым. Ә ул, көлеп: «Безгә аталар», – диде»
Елена СВО башлануы турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан белә. Иртән телефонны кабызып, иң беренче яңалыкны укый. Шул вакыттан бирле аның тормышы бик нык үзгәрә. Билгесезлек, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген аңламау, һәм иң куркынычы – улыннан нинди дә булса хәбәр көтү. Озак һәм газаплы халәт.
«Ул миңа беренче тапкыр март уртасында гына шалтыратты. Чит номердан, Украина номерыннан. Без бик тиз сөйләштек. Трубкада шартлаулар ишеттем. Мин аннан: «Якында гына атышалармы?» – дип сорады. Ә ул, көлеп: «Безгә аталар», – ди. Шуннан соң мин командирның кычкыруын ишеттем, ул Гаделгә трубканы куярга кушты. Ялга кайткач, бу вакытта алар Киев янында торганнарын сөйләде. Анда бик көчле атышлар булган», – дип сөйли геройның әнисе.
Шул вакытта Гадел контузия ала һәм яралана. Бәхеткә, тирән яра булмый.
«3 апрель иртәсендә ул миңа телефоннан шалтыратты. «Әни, мин Россиядә, хәзер 1 атна ял итәчәкбез дә кире китәбез», – диде. Шуннан соң аны табиб карый, һәм аның уң кулында бармагы сынган булып чыга. Соңрак ул сөйләде – броняга сикереп менгәндә, люкны япканнар һәм аның капкачы бармагына төшкән. Ә ул аны шунда ук сизмәгән дә», – диде Елена.
Гаделне госпитальгә җибәрәләр, ә аннары, апрель ахырында – өенә. Августка кадәр ялда була.
«Ялда ул вакыт-вакыт Самарага үзенең гаскәр частена барды, июнь аенда 3 атна шифаханәдә булды. Аннары ул: «Әни, мин кире китәм», – диде. Ул үзенең дусты өчен китте. Снайперлар парлары белән эшлиләр, һәм ул үзенең сугышчан иптәшен калдырырга теләмәде. Башта, командировкага исемлекләр төзегәндә, Гадел анда булмаган, ә аның иптәше булган. Шуннан соң ул барып, гариза язган. Мин улымны бу уеннан кайтарырга теләдем, ләкин ул, дустымны берүзен калдыра алмыйм, дип әйтте. Мин аны җибәрергә мәҗбүр булдым», – дип сөйли геройның әнисе.
«Мин аңа «барырга кирәкми» дидем. Әмма ул тыңламады»
Геройның әнисе Гаделнең беренче командировкадан соң бик нык үзгәргәнен искә төшерә: карашы бөтенләй башка иде, ди.
«Ул миңа бик күп сөйләде. Туктаусыз сөйләде дә сөйләде. Әгәр дә сөйләмәсә, бу хәлләрне ничек күңелендә йөртер иде», – дип уртаклашты Елена.
Ана кеше әйтүенчә, язмыш, анда барырга кирәк түгеллеген күрсәтеп, төрле хәбәрләр җибәргән.
Юлга чыгар алдыннан ук Гадел һәм тагын 6 кеше самолетка сыймый кала. Мин аңа: «Бу – барырга кирәк түгеллеген аңлата торган билгеле», – дидем. Ләкин икенче көнне ул граждански самолет белән чиккә кадәр оча. Аның соңгы хәбәрен мин 10 августта алдым, ул: «Булды, без нольгә кердек», – дип яза.
15 августта Гадел йөри торган кызына яза, әнисенә аның белән барысы да яхшы, алар тәүлек буе бәрелештә булганнар дип әйтергә куша. 2 көннән соң – 17се һәлак була.
«Ул көнне бәрелеш булган, алар атышканнар. Алар белән башка командир булган. Үзләренең командиры гаилә сәбәпләре аркасында частьта тоткарлана һәм 17се көнне кире кайтырга җыена, шуннан соң аңа Гаделнең һәлак булуы турында хәбәр итәләр. Ул аны бик ярата иде. Ул аңа һәрвакыт: «Син кая ашкынасың, сугышырга өлгерерсең әле, әниеңә нәрсә әйтермен?» – дип әйткән. Ә шул чакта ул булмаган. Улымны җирләгәндә, ул миннән гафу үтенде, минем күзләремә карый алмады. Саклап кала алмадым, диде. Ә ул нәрсәдә гаепле? Мин аны гаепләмим», – дип уртаклашты геройның әнисе.
«Ул шунда ук һәлак булган – кулына коралын тотып егылган һәм башка күзләрен ачмаган»
Елена Гаделнең Луганск Халык Республикасының Берестовое авылындагы сугышта һәлак булуын сөйләде.
Алар атышканнар, китәргә җыенганнар, ләкин артиллериядән ата башлыйлар. Гадел янына снаряд төшә, һәм ярчык бронежилет яныннан керә, үпкәсенә эләгә һәм калак сөяге аша чыга. Ул кан югалтудан үлгән, аны эвакуацияләргә дә өлгермәгәннәр. Бик үкенечле үлем. Башка җиренә тимәгән. Миңа сөйләүләренчә, ул шунда ук үлгән. Кулында коралын тотып егылган һәм башка күзләрен ачмаган», – дип сөйләде әнисе.
Әнисе әйтүенчә, Гадел бик кыю булган, бер урында гына утыра алмаган, ул 40 километр марш-бросоклар йөгергән, аннары арыганлыгын, әмма үзен җиңгәнен сөйли иде. Ул үзсүзле иде: үлсә – үлә, ләкин сүзендә тора иде, дип искә ала Елена.
«Ялда булганда, ул миңа махсус хәрби операциядә булган коточкыч хәлләрне сөйләде. Мин аның ничек яшәве турында уйладым. Ул җәрәхәтләнгән әсирләрне күргән. Аларны нишләткәннәр – хәтта ерткыч хайваннар да алай эшләми. Без монда утырабыз һәм безнең барысы да әйбәт, ә анда коточкыч хәлләр булган. Бу хәтта Әфганстан да, Чечня да түгел. Бу – куркыныч. Без аларны кызганабыз, ә алар безнең егетләрне мыскыл иткәндә рәхәтлек алалар кебек. Телевизордан һәлак булган ВСУ сугышчыларын күрсәткәндә, мин аларны бик кызганам, бу бит – кемнеңдер балалары. Ә алар беркемне дә кызганмый», – ди ул.
Гаделне 22 августта җирлиләр. Аның белән хушлашырга бик күп кеше килә, хезмәттәшләре килә, шул исәптән Гаделнең снайпер-партнеры һәм бүлек командиры да.
«Ул үлеменә 2 көн кала видео төшергән»
«Аның йөри торган кызы бик кайгырды. Мин кемне юатырга белмәдем – анымы, үземнеме. Ул вакытта аңа да 22 яшь иде, алар яшьтәшләр иде. Бергә яшәргә, өйләнешергә җыеналар иде. Алар ярты ел гына очрашып йөрделәр, ләкин ул аңа бик якын иде. Ялда да ул гел аның белән булды. Алгы сызыкта булган коточкыч хәлләрдән ул гына аны чыгара алды», – дип искә ала Елена.
Гадел, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә. Геройның әнисенә бүләкне 2022 елның декабрендә Республика ДОСААФында тантаналы шартларда тапшыралар. Герой истәлегенә ул укыган мәктәп музеенда стенд ясап элгәннәр.
Елена сөйләвенчә, Гаделнең сеңлесе белән бик дус булган.
«Хәзер мин аның өчен генә яшим. Әгәр дә минем ирем булса, мин аның җилкәсенә бөтен мәшәкатьне дә салыр идем дә кайгырып йөрер идем. Миңа хәтта авырып китәргә дә ярамый, кая анда депрессиягә бирелү. Аллаһы Тәгалә миңа кызымны юкка гына бирмәде», – дип уртаклашты Елена.
Елена Гаделнең, ялга кайтканда, бронежилетның яньчелгән пластинасын алып кайтуын искә төшерә. Ул иптәшләре белән ут астында барган, тирә-юньдә ярчыклар очкан һәм кинәт аның аркасына суккан кебек булган. Кулын бронежилет астына тыгып карагач, анда юеш булуын сизгән, кан, дип уйлаган. Аякларын селкетеп карагач, умыртка баганасына тимәгәнен аңлаган. Бәлки, бөерләргә тигәндер, дип уйлаган. Ләкин бронежилет астында дым каннан түгел, ә тирдән булган икән. Броня аны саклаган, һәм ул зыян күрмәгән.
Хәрбине җирләгәндә, аның әнисенә улының телефонын бирәләр. Ул анда видео тапкан – Гадел, камерага карап үзен тавышсыз гына төшергән.
«Видеода аның нидер әйтәсе килгән кебек, ләкин ул аны әйтми. Бу видеоны ул үлеменә 2 көн кала төшергән. Минемчә, ул үз үлемен сизгән», – дип уртаклашты ана кеше.
Егетнең тирән, мәгънәле карашы мең сүздән артык, бәлки, аның күңелендә булганны җиткерү өчен сүзләр җитмәс тә иде.
«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы Гөлназ Әхтәмҗанова тәрҗемә итте