«Гадел әңгәмә» тапшыруында блогер Илназ Габидуллин булды
Проект кунагы блогерлык тарихы, әти булуы һәм тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.
«Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында кунакта блогер, «Кызык-мызык» аккаунты хуҗасы Илназ Габидуллин булды.
Илназга «Кызык-мызык»тан күпме акча керә? Блогер булганчы ул авылда көтү көтеп йөргәнме? Ни өчен татар блогерлары «треш» төшерә? Әти булганын белгәч, ул нишләгән? Һәм нигә Илназ улының «әти» дип әйткәнен аеруча нык көткән?
Бу һәм башка сорауларга ул тапшыруның алып баручысы һәм авторы Гадел Әхмәтҗановка «Гадел әңгәмә» тапшыруында җавап бирде.
Тапшыруны «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.