news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итүче атларны 16 яшьтән «пенсиягә» җибәрәләр

news_top
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итүче атларны 16 яшьтән «пенсиягә» җибәрәләр
Фото: «Татар-информ»

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, хезмәт итә торган атлар 16 яшькә кадәр кулланыла. Бу турыда «РИА Новости» яза.

Шушы яшькә җиткәч, махсус комиссия карары белән аларның хезмәт вакыты тагын 2 елга озайтылырга мөмкин. Әмма күпчелек очракта атлар «пенсиягә» чыгарыла һәм яңа хуҗаларга тапшырыла. Министрлыкның шул хактагы карары норматив-хокукый актларның федераль порталында чыкты.

Документта шулай ук атларның хезмәткә ничек алынуы да аңлатыла: аларны гадәттә 2,5 яшьтән соң сатып алалар һәм махсус әзерлек уздыралар. Атлар клиник яктан сәламәт булырга, шулай ук җайдак командаларын үти белергә тиеш.

Хезмәт вакытында да кагыйдәләр бар: атларны өзлексез 4 сәгатьтән артык кулланырга ярамый, аннары аларга кимендә 1 сәгать ял бирелә.

Моннан тыш, алар өчен аерым шартлар тудырыла — ат абзарында һәр атка кимендә 12 квадрат метр мәйдан каралган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар