Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сирена тавышы ишеткәч нишләргә икәнен аңлаттылар
Татарстанда яшәүчеләргә сирена тавышы ишетелгән очракта ничек эш итәргә кирәклеген аңлаттылар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, «Игътибар барыгызга да!» сигналы мөһим мәгълүматка игътибарны җәлеп итү өчен кулланыла. Ул сиреналар, тавыш көчәйткечләр, теле-радио тапшырулар яки башка техник чаралар, шул исәптән транспорт сигналлары аша бирелергә мөмкин.
Сирена яңгыраганда, иң элек тавыш көчәйткечләрдән аңлатмаларны көтәргә яки телевизор, радио кабызып, ашыгыч хәбәрне тыңларга кирәк. Анда хәл турында, куркынычсызлык чаралары һәм алга таба нишләргә кирәклеге аңлатылачак. Мондый хәбәрләр берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
Шулай ук смартфонда хәбәр юкмы икәнен һәм «МЧС России» мобиль кушымтасыннан белдерүләрне тикшерергә киңәш ителә.
Тиешле күрсәтмәләр нигезендә эш итәргә, шулай ук алар турында якыннарыгызга, күршеләрегезгә һәм танышларыгызга хәбәр итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.
Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы