Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гадәттән тыш хәл сәбәпле, Кырым күпере ябылган, 2 кеше һәлак, машиналар чиратка тезелгән

news_top_970_100
Гадәттән тыш хәл сәбәпле, Кырым күпере ябылган, 2 кеше һәлак, машиналар чиратка тезелгән
Кырым күперенең бер өлешендә ут янмаганы күренә

Кырым күперендә гадәттән тыш хәл булган, дип яза РИА Новости. Аның сәбәбе – күпер терәүләре нәтиҗәсе, дип кенә хәбәр ителә. Шул ук вакытта 2 кешенең һәлак булуын язалар. Күпер ябылган. Тимер юл күпере дә ябылган булган, әмма анысы 09.00 сәгатьтә ачылачак, дигән Кырым башлыгы Аксенов.

Әлегә паром да эшләми икән, шул сәбәпле, зур чиратлар барлыкка килгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре чиратка тезелүчеләрне кире бора, дип яза «Телеграм» каналлар.

Бу хәл төнге 3ләрдә булган. Шул вакытта Кырым күпере өстендә төтен күргәннәр. Аннан алда 2 тапкыр шартлаган тавыш ишетелгән.

Соңрак «База» чыгарган фотодан аңлашылганча, күпернең бер аратасы ишелгән, берсе авышкан.

«Реадовка» каналы язуынча, ракета һөҗүме нәтиҗәсендә, Кырым ягыннан булган күпердә тишекләр барлыкка килгән.

Белгород номерлары булган автомобиль каза күргән. Ир белән хатын һәлак булган, кызлары хастаханәдә, дип хәбәр итә Белгород губернаторы.

Һәлак булган ир белән хатын

Фото: © База

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100