Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин: «60ка җитеп, шуны аңладым...»

news_top_970_100
Габделфәт Сафин: «60ка җитеп, шуны аңладым...»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин концертында кешене бәхетле итә торган иң мөһим әйберләр турында фәлсәфи фикерләрен җиткерә.

«60ка җитеп, кеше өчен иң кирәкле, иң мөһим дип саналган әйберне аңладым. Ул да булса, һәрвакытта да кәнәгать булу, шөкер итү. Нәрсәң бар, булмаса да шөкер итәргә, булса да шөкер итәргә. Гомумән, нинди генә ситуациядә дә канәгатьлек хисе булырга тиеш, һәм кеше шушы канәгатьлек белән бәхетле дә. Материаль әйбер белән кеше бәхетле була алмый. Алган саен әйбергә ияләнәсең, ә канәгатьлек хисе һәрвакыт бәхетле итеп тота кешене», – дигән җырчы.

Габделфәт Сафин бу уңайдан бер мәзәк тә сөйләп, тамашачысын көлдереп алган.

«Бер хатын көзгегә карый да, иренә зарлана икән. «Кара, шушы 2-3 елда чистый картаеп беттем, битемне җыерчык басты, күз төпләрем асылынып төште, икенче ияк чыкты, мин депрессиядә. Син әйт, ичмасам, миңа бер җылы сүз», – ди икән.

Аңа каршы ире: «Хатын, Аллаһка шөкер дип әйт, синең әле күзләрең әйбәт күрә икән», – дигән.

Менә, зарлансаң, сиңа! Дөрестән дә, дуслар, без шөкер итеп яшәргә тиеш», – дип тәмамлаган ул сүзен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100