Габдулла хәзрәт Әдһәмов: «Ясалма интеллект вөҗданны, Аллаһ белән бәйләнешне алыштырмасын»
«Ясалма интеллектның төп куркынычы аның «артык акыллы» булуында түгел, ә кешенең үз акылын кулланудан туктавында», – ди хәзрәт.
Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемендәге ислам институты ректоры, доцент, тарих фәннәре докторы, Ислам дине буенча күп китаплар авторы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдулла хәзрәт Әдһәмов ясалма интеллект турында сорауларга җавап бирде.
«Ясалма интеллект үзе мөстәкыйль рәвештә хәләл дә, хәрам да түгел»
Габдулла хәзрәт, ясалма интеллектны куллану Исламда рөхсәт ителәме?
Шәригатьтә яңа технологияләргә аларның исеменә карап түгел, ә нинди максатта һәм ничек кулланылуына карап бәя бирелә. Ясалма интеллект үзе мөстәкыйль рәвештә хәләл дә, хәрам да түгел. Ул – корал. Пычак белән икмәк тә кисәргә, кешегә зыян да салырга мөмкин. Хөкем коралга түгел, аны кулланган кешенең ниятенә һәм гамәленә бәйле.
Ясалма интеллектны белем алу, мәгълүматны тәртипкә китерү, тәрҗемә итү, кешеләргә ярдәм итү, хезмәтне җиңеләйтү кебек файдалы максатларда куллану рөхсәт ителә. Әмма аны ялган хәбәр тарату, кешене алдау, яла ягу, имтиханда хәрәмләшү, башкаларның хокукларын бозу, оятсыз яки тыелган эчтәлек әзерләү өчен куллану рөхсәт ителми.
Коръәндә: «Яхшылыкта һәм тәкъвалыкта бер-берегезгә ярдәм итегез, гөнаһ һәм дошманлыкта ярдәмләшмәгез», — диелә («әл-Маидә» сүрәсе, 2 нче аять).
Файдалы белән зарарлыны аеру өчен биш нәрсәгә карарга кирәк: максатка, куллану ысулына, эчтәлеккә, башка кешеләрнең хокукларына һәм килеп чыгачак нәтиҗәгә.
Монда тагын бер мөһим кагыйдә бар: максат яхшы булуы гына җитми, аңа алып баручы юл да хәләл булырга тиеш.
«Ясалма интеллект ул – юлны табарга ярдәм итүче, ләкин соңгы сүзне әйтүче түгел»
Ясалма интеллект ярдәмендә Коръән, хәдисләр һәм дини мәгълүмат эзләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Ясалма интеллектны белешмәче һәм эзләүдә ярдәмче буларак кулланырга мөмкин. Ләкин аны мөфти, мөҗтәһид яки дини дәлил дип кабул итәргә ярамый. Ул кайвакыт бик ышанычлы тел белән дөрес булмаган мәгълүмат бирергә, булмаган хәдисне китерергә, аятьнең мәгънәсен үзгәртергә, китап яки галим исемен ялгыш күрсәтергә мөмкин.
Шуңа күрә ясалма интеллект китергән һәр аятьне Коръәннең үзеннән тикшерергә кирәк: гарәпчә тексты дөресме, сүрәсе һәм аять саны туры киләме? Хәдис булса, аның кайсы җыентыкта килүен, текстын, дөреслек дәрәҗәсен һәм галимнәрнең аңлатмасын тикшерү зарур.
Фикъһ, гакыйдә, никах, талак, мирас, хәләл-хәрәм кебек мәсьәләләрдә ясалма интеллект җавабына гына таянып карар кабул итәргә ярамый. Дини хөкем кешенең хәленә, шартларга, мәзһәбкә һәм башка бик күп нечкәлекләргә бәйле булырга мөмкин.
Коръән безгә: «Әгәр белмәсәгез, гыйлем ияләреннән сорагыз», — дип әмер итә («ән-Нәхел» сүрәсе, 43 нче аять).
Шуңа күрә мин ясалма интеллектны болай бәяләр идем: ул – юлны табарга ярдәм итүче, ләкин соңгы сүзне әйтүче түгел. Аның җавабы тикшерүнең башы була ала, әмма ахыры булырга тиеш түгел.
«Ясалма интеллект исә савап та, гөнаһ та эшләми, Аллаһ каршында җавап та бирми»
Ясалма интеллект кешенең хезмәтен, фикерен һәм иҗатын алыштыра аламы?
Ясалма интеллект кайбер гадәти, кабатлана торган эшләрне үз өстенә алачак. Ул текст төзи, рәсем ясый, мәгълүматны җыя һәм тәртипкә сала ала. Шуның аркасында кайбер һөнәрләр үзгәрәчәк, кайбер эшләргә ихтыяҗ кимиячәк. Ләкин ул кешене тулысынча алыштыра алмый.
Кешедә ният, иман, вөҗдан, әхлакый җаваплылык, тормыш тәҗрибәсе һәм мәгънәне йөрәк белән аңлау бар. Ясалма интеллект исә савап та, гөнаһ та эшләми, Аллаһ каршында җавап та бирми. Аның ярдәмендә әзерләнгән эш өчен җаваплылык барыбер кешенең үзендә кала.
Әгәр кеше ясалма интеллект әзерләп биргән текстны яки рәсемне, үзенең катнашы бик аз булса да, «моны тулысынча үзем ясадым» дип тәкъдим итсә, бу дөреслеккә туры килми. Бигрәк тә бу имтихан, фәнни хезмәт, бәйге, журналистика яки акча түләнә торган заказ булса, монда алдау һәм кеше хакына керү мәсьәләсе туа.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Кем безне алдый, ул бездән түгел», — дигән (Мөслим).
Мондый очракта: «Ясалма интеллект ярдәмендә әзерләдем», «Ясалма интеллект ярдәмендә эшкәрттем» яки «Идеясе һәм редакциясе минеке, текстны әзерләгәндә ясалма интеллект кулландым», – дип ачык әйтү дөресрәк булачак.
Әгәр ясалма интеллект бары тик имланы тикшерү, хаталарны төзәтү яки форматлау өчен генә кулланылса, һәр очракта моны аерым күрсәтү мәҗбүри түгел. Ләкин эшнең төп өлешен ясала интеллект башкарса, моны яшерү – укучыны яки заказ бирүчене ялгыш фикергә кертү була.
Фото: © «Татар-информ»
Ясалма интеллект белән эшләүчеләргә киңәшләр
Габдулла хәзрәт, ясалма интеллект белән эшләүчеләргә нәсыйхәтләрегезне дә әйтсәгез иде.
Беренчедән, аны кулланганчы ниятегезне тикшерегез: мин моның белән нинди файда китерәм?
Икенчедән, ясалма интеллектны ярдәмче итеп кулланыгыз, әмма үз акылыгызны, фикерләвегезне һәм җаваплылыгыгызны аңа тапшырмагыз.
Өченчедән, мөһим мәгълүматны, бигрәк тә Коръән, хәдис һәм дини хөкемнәрне, ышанычлы чыганаклардан тикшерегез.
Дүртенчедән, ясалма интеллект ясаган ялгыш өчен аны гаепләп котылып булмый. Мәгълүматны таратучы кеше үзе җаваплы.
Бишенчедән, авторлыкны яшермәгез, башкаларның хезмәтен үзегезнеке итеп күрсәтмәгез.
Алтынчыдан, шәхси серләрне, гаиләгә, эшкә яки башка кешеләргә кагылышлы яшерен мәгълүматны уйламыйча ясалма интеллект системаларына кертмәгез.
Җиденчедән, кешенең намусына кагыла торган ялган рәсемнәр, тавышлар һәм видеолар ясамагыз. Берәү әйтмәгән сүзне әйтте, эшләмәгән эшне эшләде итеп күрсәтү – зур гөнаһка, ялага һәм золымга китерергә мөмкин.
Һәм иң мөһиме: ясалма интеллектның төп куркынычы аның «артык акыллы» булуында түгел, ә кешенең үз акылын кулланудан туктавында.
Технология безнең эшне тизләтергә мөмкин, ләкин юнәлешне иманлы, вөҗданлы һәм җаваплы кеше үзе билгеләргә тиеш. Ясалма интеллект акылга ярдәм итсен, әмма акылны, галимне, вөҗданны һәм Аллаһ белән бәйләнешне алыштырмасын.
***
Фотоны Габдулла хәзрәт Әдһәмов "Интертат" сайтына үзе тәкъдим итте.