Габдулла хәзрәт Әдһәмов: «Намазны тәнебез белән үтәсәк, зәкятне малыбыз белән үтибез»
Бөтен кеше дә зәкят бирергә тиешме, ул ничә сум, алтын алкалар, машиналардан зәкят ничек түләнә, авыру балаларга ярдәм итү, мәчет салу яки юл төзү зәкят буламы? – Ислам диненең биш баганасының берсе булган зәкят турында хәзрәт аңлата.
Зәкят – Ислам диненең биш баганасының берсе, мал-мөлкәтне пакьли торган һәм җәмгыятьтәге мохтаҗларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган мөһим гыйбадәт. Аллаһ Тәгалә зәкятне мөселманнарга фарыз кылган. Ул байлыкның билгеле бер өлешен тиешле кешеләргә бирүне күздә тота. Зәкят бирү аша кеше Аллаһның әмерен үти, мал-мөлкәтенә бәрәкәт сорый һәм җәмгыятьтә үзара ярдәмләшү, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләнә.
Зәкят турында сорауларны Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемендәге ислам институты ректоры, доцент, тарих фәннәре докторы, Ислам дине буенча күп китаплар авторы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдулла хәзрәт Әдһәмовка юлладык.
Габдулла хәзрәт Әдһәмов
Зәкят аша үзебезне саранлыктан тәрбиялибез
Габдулла хәзрәт, зәкят турында аңлатып китсәгез иде. Нәрсә ул зәкят һәм аны кем түләргә тиеш? Зәкятнең нисабы ничек билгеләнә? Хәзерге вакытта ул күпме суммага туры килә?
Зәкят — Ислам диненең биш баганасының берсе. Намазны тәнебез белән үтәсәк, зәкятне малыбыз белән үтибез. Аның аша Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтибез, мохтаҗларга ярдәм итәбез, үзебезне саранлыктан тәрбиялибез.
Ләкин зәкят һәр кешегә дә фарыз түгел. Хәнәфи мәзһәбе буенча, ул балигъ булган, акылы камил, билгеле күләмдә малга ия мөселманга йөкләнә. Шушы күләмне «нисаб» дип атыйбыз.
Кешенең төп тормыш ихтыяҗларыннан һәм шәригать буенча исәпкә алына торган бурычларыннан тыш калган, зәкят түләнә торган малы нисабка җитәргә тиеш. Аннары бер һиҗри ел үтүе исәпкә алына.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кулланган тәртип буенча, акчадан һәм сәүдә малыннан зәкят түләү нисабы 85 грамм алтын бәясенә карап билгеләнә. Фитыр сәдакасының нисабы исә көмеш бәясеннән исәпләнә. Боларны бутамаска кирәк.
2026 елгы Рамазанга кабул ителгән карарда зәкят нисабы – 940 мең сум, фитыр сәдакасы нисабы – 120 мең сум. Әмма алтын бәясе үзгәреп тора. Шуңа күрә 940 мең сумны һәрвакыт үзгәрешсез кала торган сан дип кабул итмибез. Зәкятне исәпләгән вакытта гамәлдәге күрсәткечне ачыклау хәерле.
Акчадан һәм сәүдә малыннан зәкят — кырыктан бер өлеш, ягъни 2,5 процент. Ул нисабтан арткан өлештән генә түгел, зәкят исәбенә кергән бөтен суммадан түләнә.
Әйтик, тиешле шартлар үтәлеп, кешенең бер миллион сумы булса, зәкяте 25 мең сум була.
Колшәриф мәчете
Фото: © «Татар-информ»
Иң аңлаешлы юл — зәкят акчасын хокуклы мохтаҗ кешегә тапшыру
Зәкятне авыру балаларга, тол хатыннарга бирергә ярыймы? Бер җитәкче мохтаҗ ханымның өенә ремонт ясатып, шуны зәкят итеп санаган. Болай эшләү дөресме? «Авыру балага зур суммада ярдәм кирәк. Бәлки, берәрегез зәкәтен бирергә теләр», дигән игъланнар да очрый.
Мохтаҗ авыру балаларга да, мохтаҗ тол хатыннарга да зәкят белән ярдәм итәргә мөмкин. Әмма авыру булу яки тол калу гына кешегә автомат рәвештә зәкят алу хокукы бирми. Аның матди хәлен карарга кирәк. Дәвалану чыгымнарын күтәрә аламы, төп ихтыяҗларыннан тыш нинди малы бар, бурычлары бармы? Балага ярдәм иткәндә гаиләсенең хәле дә исәпкә алына.
Ремонт турындагы мисалда бер мөһим шарт бар. Зәкяттә «тәмлик» — малны мохтаҗ кешенең милкенә тапшыру таләп ителә. Бу шартны Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды да аңлата. Шуңа күрә «мин бушлай эшләдем, хезмәтем шулкадәр тора, димәк, зәкятем түләнде» дип кенә әйтеп булмый.
Иң аңлаешлы юл – зәкят акчасын хокуклы мохтаҗ кешегә тапшыру. Ул аннары үзе кирәк тапкан эшкә, шул исәптән ремонтына да тота ала. Яисә ул акчаны кабул итү һәм ремонт өчен түләү буенча берәүне үзенең вәкиле итә ала. Монда аның ризалыгы, вәкиллек һәм акчаның аның исеменнән дөрес кабул ителүе әһәмиятле.
Ә ремонт алдан ук бушлай башкарылган икән, соңыннан аның бәясен зәкяткә күчереп кую дөрес булмый. Төзелеш материаллары аерым милек итеп тапшырылганмы, эш кенә башкарылганмы, ханым кемне дә булса вәкил иткәнме — боларны ачыкларга кирәк. Шушы мәгълүматсыз конкрет очракка хөкем чыгармас идем.
Дәвалануга акча җыйганда да тәртип шундый: ярдәм алучы зәкяткә хокуклы булсын һәм акча аңа, баланың законлы вәкиленә яки тиешенчә вәкаләт бирелгән затка тапшырылсын. Хастаханәгә турыдан-туры түләгәндә дә шушы тәртип сакланырга тиеш.
Фото: © «Татар-информ»
Зәкят көне җиткәндә кулда калган мал карала
Әгәр ике машинаң яки ике фатирың булса, алардан зәкят ничек түләнә? Хатын-кызның берничә алтын алкасы булса, алардан зәкят түлиме? Алкада бриллиант, зөбәрҗәт кебек ташлар булса нишләргә?
Монда беренче сорау: бу милек нинди максат белән алынган? Гаилә файдалана торган машинадан, яшәү өчен тотылган фатирдан зәкят түләнми. Аларның ике булуы гына хөкемне үзгәртми. Әйтик, бер машинада ир кеше йөри, икенчесендә хатыны балаларын йөртә. Ике машина бар дип кенә аларның бәясеннән зәкят исәпләмибез.
Фатирны яки машинаны сату өчен, сәүдә малы итеп алган булсаң, мәсьәлә башка: ул вакытта алар зәкят исәбенә керә.
Арендага бирелгән фатирның үз бәясеннән зәкят түләнми. Ә арендадан кереп, тотылмыйча калган акча башка акчаларга кушылып исәпләнә. Монда ел буе алынган бөтен аренда кеременә аерым 2,5 процент салу турында сүз бармый. Зәкят көне җиткәндә кулда калган мал карала.
Алтын-көмеш бизәнү әйберләренә килгәндә, безнең Хәнәфи мәзһәбендә алардан, тиешле шартлар булганда, зәкят түләнә. Хатын-кыз аларны тагып йөриме, әллә сандыкта саклыймы – моның белән генә зәкят бурычы төшми. Әмма берничә алкасы булган һәр хатын-кыз зәкят түләргә тиеш дигән сүз түгел. Аның үзенә караган алтын-көмеше, акчасы һәм башка зәкят малы бергә исәпләнә. Нисаб һәм ел шарты карала.
Ир белән хатынның малын да автомат рәвештә бергә кушмыйбыз: һәркемнең үз милке бар.
Бриллиант, зөбәрҗәт кебек шәхси бизәнү ташларының үзләреннән зәкят түләнми. Алтын алкада таш булса, алтын өлеше аерым бәяләнә, ташның бәясе аңа кушылмый. Ә инде бизәнү әйберләре сату өчен алынган булса, алар сәүдә малы буларак исәпләнә.
Шуңа күрә кыйммәтле алканың кибеттәге бәясен генә алып, шуңардан зәкят чыгару һәр очракта да дөрес түгел. Анда алтынның пробасы, авырлыгы, ташлары һәм эшләнмәнең бизәлеше бар. Исәпләү өчен алтын өлешен белгечтән бәяләтергә мөмкин.
Фото: © «Татар-информ»
Зәкятне аңа хокуклы кешеләргә бирәбез
Зәкят акчасына мәчет төзеп, авылга юл салып буламы?
Мәчет төзү дә, юл салу да – бик кирәкле, саваплы эшләр. Әмма Хәнәфи мәзһәбе буенча, аларга тотылган акча зәкят урынына саналмый.
Зәкятнең кемнәргә биреләчәге Коръәннең «Әт-Тәүбә» сүрәсендәге 60 нчы аятьтә күрсәтелгән. Аның үз шартлары бар. Шуларның берсе – тиешле алучыга малны милек итеп тапшыру. Мәчет төзегәндә яки юл салганда мондый тапшыру булмый.
«Садакаларны [зәкятләр] бары тик [бернинди малы һәм кәсеп итү мөмкинлеге булмаган] фәкыйрьләргә, [берникадәр малы һәм кәсеп итү юлы булса да, бу гына җитәрлек булмаган] мескеннәргә, [бай булса да, зәкят җыю белән] вазифалыларга, күңелләре [Ислам диненә] тартылганнарга, [иреккә чыгарга теләгән] колларга, бурычлыларга, Аллаһ юлында [яу, хаҗ һәм гыйлем юлына чыккан мохтаҗларга] һәм [туган якларында бай булсалар да, ниндидер сәбәпләр аркасында мохтаҗ булып] юлда калганнарга бирү Аллаһ тарафыннан фарыз кылынды. Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе».
«Әт-Тәүбә сүрәсе», 9:60
«Әл-Фәтәва әл-Һиндия» китабында да мәчет, күпер төзүгә һәм юлларны төзекләндерүгә зәкят тотылмавы ачык әйтелә. Бу эшләргә ирекле сәдака, иганә, вакыф малын юнәлтергә була. Зәкятне исә аңа хокуклы кешеләргә бирәбез.
Мәчет аша мохтаҗларга зәкят тарату мөмкин. Ул очракта мәчет вәкил вазифасын үти, акча мохтаҗларга җиткерелә. Ә мәчетнең төзелешенә яки коммуналь чыгымнарына китми.
Фото: © «Татар-информ»
Зәкятне түләү вакыты турында аңлатсагыз иде. Аны билгеле бер айда гына, мәсәлән, Рамазанда түлиләрме?
Зәкятнең вакыты Рамазанга гына бәйле түгел. Акчасы яки сәүдә малы нисабка җиткән көннән кешенең зәкят елы башлана. Бер һиҗри ел үткәч, тиешле шартлар сакланган булса, зәкятен түли.
Һиҗри ел кояш елы белән бер түгел: ул якынча 354–355 көн. Шуңа күрә зәкят көнен һиҗри календарь буенча билгеләп кую уңайлы.
Әйтик, кешенең малы мөхәррәм аенда нисабка җиткән. Димәк, киләсе елның шул көнендә исәп ясый. Ул вакытта зәкят фарыз булса, «Рамазан җиткәч түләрмен» дип берничә ай кичектереп йөрергә кирәкми.
Бездә Рамазанда зәкят бирү гадәте киң таралган. Бу – күркәм гадәт. Ләкин ул зәкятнең тиешле вакытын бозуга китермәсен. Нисабка ия кеше зәкятен вакыты җиткәнче алдан да түли ала.
Тагын шуны искәртим: акча һәм сәүдә малын исәпләгәндә, һәр кергән сумга аерым бер ел көтеп утырмыйбыз. Хәнәфи мәзһәбе тәртибендә ел эчендә кушылган шушы төрдәге мал да зәкят көнендәге гомуми исәпкә керә.
Фото: © «Татар-информ»
Түләнми калган икән, еллар үтү белән ул бурыч юкка чыкмый
Зәкятне вакытында түләмичә, берничә ел җыеп түләү дөресме? Элек бөтенләй зәкят бирмәгән кеше нишләргә тиеш?
Мөмкинлеге була торып, зәкятне берничә елга кичектереп кую дөрес түгел. Мохтаҗларның хакын вакытында бирергә кирәк. Ә түләнми калган икән, еллар үтү белән ул бурыч юкка чыкмый. Кеше тәүбә итә һәм үткән еллары өчен исәп ясый. Һәр елны аерым карыйбыз: ул елда зәкят фарыз булганмы, күпме зәкят малы булган, күпмесе түләнгән? Шуннан калган бурыч билгеләнә.
Бүгенге акчаны алып, аны биш елга тапкырлау дөрес исәп булмаска мөмкин. Бер елда мал күбрәк, икенчесендә азрак булгандыр. Кайсыдыр елда зәкят шартлары бөтенләй үтәлмәгән булырга мөмкин.
Документлар, банк күчермәләре сакланган булса, шулар ярдәм итә. Төгәл саннар булмаса, хәтердә калган мәгълүматларга таянып, мөмкин кадәр нигезле исәп ясарга кирәк. Берничә еллык исәптә элекке зәкят бурычының киләсе ел исәбенә йогынтысы кебек нечкәлекләр дә бар. Шуңа күрә мондый очракта белгеч белән бергә исәпләү хәерле.
Мөмкинлеге булса, кеше бурычын сузмыйча түли. Ә хәзер бөтен сумманы берьюлы бирергә хәленнән килмәсә, мөмкин булганыннан башлый, калганын түләү өчен тырыша.
Иң мөһиме – «инде күп еллар үткән, соңдыр» дип кул селтәмәү. Хатаны аңлагансың икән, бүгеннән төзәтә башла. Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап, кешеләрнең хакын кайтарырга омтылу – тәүбәнең гамәлдәге чагылышы.
Фото: © «Татар-информ»
***
Автордан: әлеге бик җитди теманы шушы бер язмада гына аңлап та, аңлатып та бетерү мөмкин түгелдер. Шуңа күрә белгечләрдән сорап, белешеп, суммаларын-саннарын, вакытын-көнен һәм башка нечкәлекләрен ачыклап бетерү һәркемнең үз бурычы булып каладыр.
- Габдулла хәзрәт Әдһәмов: «Ясалма интеллект вөҗданны, Аллаһ белән бәйләнешне алыштырмасын»
- «Ат ите: хәләлме, хәраммы, ашарга ярый-ярамый?» - Габдулла хәзрәт Әдһәмов аңлата
- Габдулла хәзрәт Әдһәмовның социаль челтәрләрдәге каналларын сылтама аша карый аласыз.
- Язмада китерелгән Коръән аятьләре «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсиреннән алынды.
- Фотоны Габдулла хәзрәт Әдһәмов «Интертат» сайтына үзе тәкъдим итте.