Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләре

Габдулла Тукайның һәр татар баласы белергә тиешле булган 10 шигырен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләре


"Кызыклы шәкерт"

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; 
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; 
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; 
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: 
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!



"Шаян песи"

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига: 
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.

«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә; 
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.

Ә Песи яшрен генә яткан, кәтүкне күзлидер; 
«Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар; 
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе; 
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!



"Гали белән кәҗә"

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә, 
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.


"Сабыйга"

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; 
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; 
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк; 
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; 
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.



"Карлыгач"

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.

Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,- бөтен кеше тавышлансын.

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,-

Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.


"Бала белән күбәләк"

Бала:

Әйт әле, Күбәләк, 
Сөйләшик бергәләп: 
Бу кадәр куп очып 
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!


"Бишек җыруы"

Әлли-бәлли итәр бу, 

Мәдрәсәгә китәр бу; 
Тыршып сабак укыгач, 
Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзен, 
Йом, йом күзең, йолдызым; 
Кичтән йокың кала да, 
Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем, 
Хикәятләр сөйләрем; 
Сина теләк теләрем, 
Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син, 
Минем йөрәк бәгърем син; 
Куанычым, шатлыгым 
Тик син минем, синсең, син!


"Эш беткәч уйнарга ярый"

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый 
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; 
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: 
«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; 
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, 
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, 
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала: 
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым, 
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, 
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач 
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт, 
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: 
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач, 
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, 
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине? 
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, 
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, 
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.


"Кышкы кич"

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! 
Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; 
Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,— 
Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә, 
Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә; 
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә 
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.

Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар, 
Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар, 
Суыклыктан очар кошлар очалмасын,— 
Сезнең урын җылы, әйбәт,— ни кайгы бар?

Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт: 
Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет; 
Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, 
Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.

Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары 
Аларның юк, өши бите, борыннары; 
Үлми калса яхшы алар салкынлыктан, 
Кайберсенең, шуннан була үлемнәре.

Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, 
Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,— 
Яшь балалар! аларны сез яратыгыз, 
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!


"Чыршы"

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;

Хәстә төсле, арта сары төс алар да көн саен.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 апрель 2023
    Исемсез
    Бик матур .Анлашыла.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100