Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габдулла Тукай бүгенге заманда яшәсә, нинди булыр иде?

Айваз Садыйров бүгенге көндә яшәүче һәм иҗат итүче Габдулла Тукайны тасвирлаган.

news_top_970_100
Габдулла Тукай бүгенге заманда яшәсә, нинди булыр иде?
Рамил Гали

Габдулла Тукай бүгенге заманда яшәсә, нинди булыр иде? Теле-радио алып баручысы, «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыйров инстаграмда шул турыда язган.

"Габдулла Starbucks’та утыра. Ул монда еш йөри. Беренчедән, монда каппучино тәмле. Икенчедән, бер кешелек өстәл артына утырып, үзенең иске генә макбукында язгалап утырыр өчен иң рәхәт урын бу. Менә чираттагы шигырен тәмамлады да, берьюлы инстаграмга һәм фейсбукка урнаштырды. Инстаграмны бик хуплап бетерми үзе Габдулла. Язмаларын да дусты Фатих «раскрутка өчен инстаграм кирәк», дигәнгә генә куя. Язылучылары 20 меңгә якын. Шигырь язып кына подписчик җыюы авыр шул.

Кичә «ALGA» кием бренды реклама өчен свитшот бирәбез, дип яздылар. Габдулла рекламаны принципиаль рәвештә куймый. Иҗат сатылырга тиеш түгел, дип саный.

Сәгать кичке 6 тулып килә. Кузгаласы булыр. Бүген Камал театрында «Сишәмбе көн кич белән» кичәсе. Шигырьләрен укырга шунда чакырдылар. «Камал»лар белән аралары тыгыз Тукайның. Узган атнада гына «Әле…» проектында интервью бирде Искәндәргә. Тапшыру ютуб өчен булганга гына ризалашты. Телевидениене җене сөйми аның! Искелек калдыгы, ди. Бер-ике ачы шигыре дә бар бу турыда.

Урыныннан торып кузгалганда телефонына хәбәр килеп төште. Ковидтан прививка куярга чакырганнар. Вакцинациягә скептик карый Габдулла. Тик балачактан үпкәләре сау булмаганлыктан, аны ясату хәерлерәк булыр, дип тапты. Фатих күндерде, дөресен генә әйткәндә.

Фатих белән ул күбрәк телеграм аша хәбәрләшә. Очрашулар сирәк. Бу арада да күрешеп булмас. Бүген «Камал»га бара, ә иртәгә «Тәртип» радиосына чакырды Айваз исемле бер танышы.

Театрга автобус белән китте Габдулла. Аның машинасы юк. Машинасы түгел, фатиры да юк. Болай йөрмә, әйдә «NL»га кер, машиналы да, фатирлы да булырсың”, дип үзләренең челтәрләренә чакырып карадылар кайберәүләр. Ә Тукайга андый әйбер ошамый. "Иҗатчының эше түгел ул!» дигән сүздә катгый тора.

Кызыл автобуста халык шыгрым тулы. Селкенеп тә булмый. Суларга һава юк! Киләсе тукталышны игълан иттеләр: "Ирек мәйданы тукталышы!"

Кинәт шагыйрь күңелендә юллар пәйдә булды. Тизрәк телефондагы заметкага язып куярга ашыкты:

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

“Без китәбез, сез каласыз!” – дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә!"

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100