news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Габдулла Тукайга багышланган яңа альбом чыкты

news_top
Габдулла Тукайга багышланган яңа альбом чыкты
Фото: «Татар-информ»

Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек шагыйрьнең 140 еллыгына багышланган «Габдулла Тукай» альбомын тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге басманы әзерләүдә ТР Милли музее, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан китап нәшрияты һәм Тукай музее хезмәткәрләре катнашкан, дип яза «Татар-информ».

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов әлеге альбомның татар һәм рус телләрендә чыгуын һәм аның берничә фәнни-мәдәни оешманың уртак хезмәте нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, альбом заманча бизәлеше һәм бай эчтәлеге белән Тукайның гомер юлын гына түгел, аның замандашларын да яктырта.

«Әлеге альбом чыннан да Тукай иҗаты, аның иҗат дөньясына алып керә, замандашлары белән таныштыра, гомер юлын ачып сала. Гомумән, Тукайның иҗаты бүген әдәбият, мәдәният чикләрен узып, татар халкын берләштерү символына әйләнде. Татарның милли мәдәни кодын формалаштыру һәм алга таба үстерү юнәлешендә саллы бер нигез булып тора. Чыннан да, ул эчтәлеге белән дә, эшләнеше ягыннан да кадерле кешегә кадерле бүләк булырлык итеп әзерләнгән», – дип искәртте Айнур Тимерханов.

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла яңа альбомны Мөхәммәт Мәһдиев тырышлыгы белән 1986 елда дөнья күргән фотоальбом белән чагыштырды. Ул Тукайның фотосурәтләре бик аз булуын, әмма аның образы рәсем сәнгатендә бик зур урын алуын искәртте.

«Тукайның фотолары бүгенге заман шагыйрьләренеке кебек күп түгел. Бармак белән генә санарлык фотолар белән альбом тутырып булмый. Ләкин Тукай - рәсем сәнгатендә бик зур урын алган шагыйребез. Мәсәлән, Казаковның сәке өстендә утырган бәләкәй Тукае бик популяр картина. Ул, бәлки, Тукайга да охшап бетмәгәндер, ләкин аның күзләренә бөтен татар халкының сагышы сыйган», - диде ул.

ТР Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов та 1986 елгы басманың инде раритетка әйләнүен, яңа китапның исә шул традицияләрне дәвам итүче заманча хезмәт булуын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар