Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр

Татар, башкорт шагыйрьләренең Габдулла Тукайга багышланган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр
Рамил Гали

Илдар Юзиев

Клячкин хастаханәсендә туган шигырь

Клячкинда бала табу йорты…
Ник шулкадәр әле моңайдым?
Сабыйларның тавыш бирүләре
Кайтавазы сыман Тукайның.
Даһи затны югалтуы авыр,
Йөз елга бер туа торгандыр.
Тукай үлгән йортта бала елый:
Яңа Тукай бәлки тугандыр.
Җыр да шулай авыр, үксеп туа…
Тыңлап торам сабый тавышын.
Кем мәңгелек җырга әйләндерер
Гасырларың бөек сагышын?
Югалтулар аша туа-туа
Киләчәккә кыю, нык атла,
Тукаеңны иртә югалтсаң да,
Тукайлыкны берүк югалтма!
Клячкинда бала табу йорты…
Ник шулкадәр әле моңайдым?
Сабыйларның тавыш бирүләре
Кайтавазы сыман Тукайның.

Разил Вәлиев

Агыйделдә боз китә

Уфа күрә, ул Тукайны күрә,
Күрә аны еллар үтәли.
Татар-башкорт бәгыренә үтеп,
Ишетелә Тукай ютәле.

Ил афәттә чакта, шагыйрь — корбан,
Ил чирләсә, шагыйрь ютәлли,—
Ачы язмыш гел шагыйрьгә насыйп…
Ник сайламый язмыш бүтәнне?!

Язлар аңа назлар китермәде,—
Бер кызны юк хәтта үпкәне…
Рәсәй буйлап Тукай җылы эзли,
Эзли Тукай… Ярты үпкәле.

Ул Уфага килә, белә чөнки
Гафурне анда көткәнне.
…Агыйделдә иңрәп бозлар китә,—
Әйтерсең лә Тукай ютәлли.

Язларны ул бездән алдан күрә,
Күрә Тукай еллар үтәли.
Татар-башкорт! Тукай-Гафуридай
Мәңгелеккә бергә үт әле!

Рим Идиятуллин

Тукай туфрагы

Бастым, Шагыйрь, җылы эзләреңә,
Куып җиткәч гомер баешы;
Ишетелә микән Итилләргә
Типкәләнгән йөрәк тавышы?

Музейларда күреп бабамнарның
Җаны качкан сука-урагын,
Телләремә терим күз яшеннән
Саркымаган тере туфрагын.

И уйландым каплаганда Җирне
Гасыр кичләренең томаны,-
Томаннарда күп томана туды,
Их, Тукайлар гына тумады…

Әллә хак сүз өзгеч заманнарда
Эскерт төбендәге энәме?
Бәндәләре әллә хөр хәятның
Ертык шәүләләре генәме?

Тукай бәгыр!
«Баягылар баягыча» түгел,
Уфаларны килеп күр әле! —
Татарымның кычытмаган телен
Кашып ята күпме шүрәле.

Рәмис Аймәт

Тукай карашы

Ул карашта… ил җанына сыенып,
Төннәр буе көзге җилләр елый.
Ул карашта… зеңләп тартылган күк,
Бер мөкатдәс моңлы сазның кылы.

Рәнҗү, кайтмаган үч…
                                    ул карашта
Төбәлгәнме әллә утлы уктай?
Карашыннан яраланган дошман  –
Дуэльләргә чакырмаган Тукай.

Кырыс хакыйкате заманнарның,
Намус, вөҗдан, тормыш чынлыгы да –
Гомер буе яшен булып яши,
Карашларның серле тынлыгында.

Өзелергә торган өмидләр дә,
Ялгана күк, бакса ул карашлар.
Күзләремә гүя Тукай түгел,
Бага сыман нурлы Ай, кояшлар.

Бу карашның тирән чоңгылына,
Көтмәгәндә китеп югаламын.
Шигырь-утым сүнсә, ярты төндә
Тукай карашыннан ут аламын.

…Ул карашның офыклары буйлап,
Сузылгандыр юлы татарымның.
Дәшә сыман күзләр: “Газиз халкым,
Мең бәладән сине коткарырмын!”

Карурманнар үтеп чыккан халкым,
Нидер көтеп сыңар кош юлыннан.
Тик ул менә чыгар микән кичеп,
Тукай карашының ешлыгыннан?!.

Шәүкәт Галиев

Ничә яшьтә Тукай

Ничә яшьтә Тукай, дигәндә,
Син ялгышма, халкым, ялгышма:
Ничә гасыр моңга-сагышка,
Ничә гасыр синең язмышка?

Ничә яшьтә Тукай, дигәндә,
Белеп сана, милләт, син аны:
Ничә яшьтә рухың ныклыгы,
Ничә яшьтә синең иманың?

Ничә яшьтә Тукай, дигәндә,
Туган телем әйтер җавапны —
Хак Тәгалә аны өммәтнең
Җаны белән бергә яралтты.

Ничә яшьтә Тукай, дигәндә…
Яз яңартыр җирне мәңгегә,
Күкне сафландырыр яшеннәр.
Халкым булыр язлар яшендә,
Тукай булыр халкым яшендә!

Мостай Кәрим

Тукайга

Якты көнгә чыгып җитә алмый,
Күмелеп калган шахтер шикелле;
Сөйгән монологын сөйләп бетми,
Тынып калган актер шикелле;
Агуланган тынчу караңгыда
Янып бетми сүнгән шәм кебек;
Сәхрадагы язгы елга кебек,
Ташты да ул, тынды яшь егет.

Язгы кырау яфракларын бәргәч,
Кинәт кенә шиңгән гөл кебек, И
скелекнең тынчу һавасында
Тыны бетеп үлде яшь егет.

Без, давыллар булып, күгебезне
Кара болытлардан тазарттык,
Без — икенче туфан —
Җиребезне
Искелектән юып яңарттык.

Тукай җыры безнең белән килде,
Җыры ялкын аның бүген дә.
Тукай… Ул бит безнең якты йолдыз
Поэзиянең аяз күгендә.

Ркаил Зәйдулла

Йокысызлык

Һәркем шигырь яза…
Һәм Тукайга
Мөрәҗәгать итә чор аша.
Һәр кешенең үз Тукае!
Мин дә
Үз Тукаем белән очрашам.
     Ят итмидер. Килә.
     Ләйсән булып
     Тәрәзәмә минем сибелә.
     Таң йолдызы булып кайчагында
     Күзен сала бүлмәм төбенә.
Кыен чакларымда чакырам аны.
Даһиларга сыгыну оятмы? —
Бәгырь бит ул безнең… Әрнүләре
Йокламаска, ахры, уятты.
     Ят итмидер.
     Тик шунысы менә: 
     Ул ризамы бездән?
     Белмәссең…
     Мин ялварам аңа: һәммәбезгә
     Бөек йокысызлык теләсен!
Таң беленгәч ул кузгала акрын.
Хушлашулар әле соңыннан.
Кем өчендер малай. Миңа — абый!
Шуңамы мин ныграк сыгынам.

Нияз Акмал

Тукай

Кешеләрне шул бер сорау борчый:
Тереклеккә тере су кайда?
Йөз яшәгән картка килгән кебек,
Килә кеше япь-яшь Тукайга.

Мең тарафка таралганы Җирнең
Бер тарафка куйган төйнәлеп.
Тукай кебек карый белү кирәк,
һәр төенгә шулай төбәлеп.

Төбәлгән ул… Халык язмышларын
Йөрәгенә аннан төйнәгән.
Чынбарлыгын әкият итеп әйткән,
Әкиятендә чынын сөйләгән.

Пәйгамбәр дә түгел, бары — шагыйрь!
Юраганы әмма юш чыга.
Шүрәлене бер очрату кирәк
Өнсез, телсез калган юлчыга.

Ә юлчыны шул бер сорау борчый;
Тереклеккә тере су кайда?
Мең яшәгән картка килгән кебек
Киләчәкләр әле Тукайга…

Роберт Миңнуллин

«Әллүки»

Мондый җырны еллар, заманнар
Тыңласыннар
Һәм баш исеннәр!
Мәңгелеккә туган җырлар бар бит,
Мәңгелеккә туган исемнәр…

Заманында дөньяларын онытып
«Әллүки»не Тукай тыңлаган.
Әллә Тукай сөеп тыңлаганга,
«Әллүки»ләр һаман тынмаган.

«Әллүки»не тыңлап,
 Моңлангандыр Тукай,
Елагандыр, бәлки, сиздерми.
Елагандыр…
Елатканга микән,
«Әллүки»ләр безне биздерми…

Заманалар белән бергә һәрчак
Безнең җырлар дөрләп яналган.
«Әллүки»не һәр тыңлаган саен
Мин Тукайны уйлыйм яңадан.

Моң агыла, моң кагыла җанга —
Әллә тылсым инде, әллә көй?!
Нәкъ Тукайны тетрәндергән кебек,
Тетрәндерә мине «Әллүки»!

Нур Әхмәдиев

Тукай

Шагыйрьләр күп,
Халык барсының да
Телдә йөртәмени шигырен?
Бөеклекнең сере нәрсәдә соң,
Ни билгели шагыйрь гомерен?

Кемнәр белми:
Өч дистәсен Тукай
Тутырмыйча дөнья куйганын;
Күңеленә җыеп халык моңын,
Үпкәсенә — дөнья тузанын.

Әзмәверләр күтәралмас йөкне
Чирек үпкә белән күтәреп,
Алга барган Тукай, милләтләрне
Тәрәккыйгә табан этәреп.

Илаһи моң булып шагыйрь гомере
Яңгырап тора шушы көнгәчә.
Ак сакаллы картлар яшь Тукайга:
— Остазыбыз! — диеп эндәшә.

Бөеклекнең сере яшьтәмени?!
Сере нидә — сора халыктан:
Шагыйрьләре белән авырган ул,
Шигырьләрен укып савыккан!

Равил Фәйзуллин
Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан?!

Язны җуймый
Кара елларда да,
Халыкның ул гүзәл гамьнәрен,
Хыялларын, чорлар аша безгә —
Бүгенгегә китереп бәйләде.

Тел яшергән Тарих кына белә
Бар кылганын аның, күргәнен.
Ә шулай да булалган бит илгә
Игелеклелек кылу үрнәге.

Бу Тарихта мәшһүрләрне куйсаң
Ул яшәгән хәлгә, урынга, —
Байтагының шаулы даны түгел,
Чыкмас иде, бәлки, тыны да!

Яшәрен һәм үлемсезлеген
Дәлилләүгә мохтаҗмы халык?
Шикләнүче булса, кара, тикшер,
Бер бәгырен — Тукаен алып!

Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
Яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100