news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Габдулла Тукай әсәрләрен беренче тапкыр Каһирәдә гарәп укучыларына тәкъдим итәчәкләр

news_top

Дөньядагы иң зур әдәби форумнарның берсе булган Каһирә халыкара китап ярминкәсендә гарәп аудиториясен Россия халыкларының шигъри традицияләре белән таныштыра торган 2 китап тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Басмалар «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме ярдәмендә һәм катнашында әзерләнгән.

Укучыларга Мисыр язучысы, журналисты һәм әдәбиятчысы Ашрәф Абү Әл-Язиднең гарәпчәгә тәрҗемәсендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук гарәп укучылары Чечня шагыйре Сөләйман-хаҗи Аутаевның «В тени матери» дигән шигырьләр җыентыгы белән танышачак. Җыентыкны Мисыр филолог-русисты, тәрҗемәчесе һәм мөгаллиме Мөхәммәд Наср Әд-Дин Эльгебали тәрҗемә иткән.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе һәм «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин сүзләренчә, бу китапларның басылып чыгуы Россия һәм гарәп илләре арасында мәдәни диалогны үстерүнең үрнәге булып тора.

Ул әйткәнчә, Каһирәдә Тукай һәм Аутаевның әсәрләрен тәкъдим итү әдәби вакыйга кысаларыннан чыга һәм гомумкешелек кыйммәтләренә һәм рухи гореф-гадәтләргә нигезләнгән мәдәниятләрнең аралашу культурасына әйләнә.

Гарәп теленә тәрҗемә ителгән «Су анасы» поэмасы укучыларны татар романтизмы, мифологиянең игелек, явызлык һәм мәхәббәт турында сөйләве белән таныштыра. Ә Аутаевның улларның әниләргә мәхәббәте һәм хөрмәте темасына багышланган лирикасы гаилә кыйммәтләре аерым әһәмияткә ия булган аудитория өчен якын. Аның сүзләренчә, бу китаплар гомуми мәдәни мирасның яңа сәхифәләрен ача.

Презентацияләр 25 гыйнварга һәм 1 февральгә планлаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар