Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габдерәүф Зәбиров: «Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәд исемен бирүне сорыйбыз»

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары, сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәниятен, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакыфы җитәкчесе Габдерәүф хәзрәт Зәбиров Җәмигъ мәчетенә Казан ханлыгының беренче ханы Олуг Мөхәммәд исемен бирүне сорап, Рәискә хат язган.

news_top_970_100
Габдерәүф Зәбиров: «Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәд исемен бирүне сорыйбыз»

Төзелә торган Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәд исеме бирелсен: безнең мәчетебезнең һәм аксакалларыбызның мәҗлесендә шундый карар кабул ителде. Безнең теләгебез, мөрәҗәгатебез, таләбебез дә, дип әйтсәк, ялгышмабыз.

Колшәриф хәзрәтләренең исеме белән исемләнгән мөбарәк гыйбадәтханәбез бар – Казанның теге ягында, бу ягында – шушы Казан ханлыгының нигез ташын салган, барлыкка китергән Олуг Мөхәммәд хәзрәтләре исеме белән аталган мәчет булсын иде. Ул – Чыңгыз хан нәселеннән, Алтын Урданың соңгы ханы. 14 яшендә тәхеткә сайлана. Теләми – таләп итәләр. Үз вакытында Кырым ханлыгы белән дә идарә кыла, аннан 3 меңлек гаскәре белән килеп, монда урнаша да, дәүләт төзи – ислам дәүләте.

Аның хаты Топкапы сараенда сакланган. Ул Мурад II белән язышкан. Олуг Мөхәммәднең мөһерендә язылган иде: «Гадел җитәкче». Кемдер «олуг падишаһ», кемдер «көчле», аныкы «гадел» иде.

Белевтагы сугышта (Биләү) Мәскәү кенәзе Василий II белән алышта 40 мең гаскәрне берьюлы челпәрәмә итте. Һәм Казан ханлыгын төзеде. Елъязмаларда язылган: Причина победы (зафәр, җиңүнең сәбәбе) – гадел иде һәм Аллаһка гыйбадәт кыла иде. Аллаһы Тәгалә догасын кабул итте, ярдәм бирде.

Олуг Мөхәммәд бер эшне башлыйм дигәндә, әүвәл намаз укый иде. Мөхәммәд исеме – ул пәйгамбәребезнең исеме. Галим Суфиян ибн Уяйна әйтте: «Әгәр дә изгеләрнең исемнәре зикер кылына, телгә алына, хәтерләнә икән, шул мизгелдә Аллаһның рәхмәте иңә». Ә кем лаеклырак бу исемгә? Ә нинди исем бирергә кирәк соң? Иң лаеклы – бу исем, без Олуг Мөхәммәд шәһәрендә яшибез.

Олуг Мөхәммәд Казан ханлыгын барлыкка китергән! Һәм аның нәселе хезмәт итте бу җиргә. Без кешенең яхшылыгын онытмаска тиешле. «Кешеләрнең изгелегенә, яхшылыгына шөкерана кылмаган – Аллага шөкер итмәгән». Без аңарга үзебезнең шөкеранабызны шулай белдерербез, аңа дога кылырбыз. Балаларыбыз бу шәхсиятнең тарихын, сыйфатын, үзенчәлеген өйрәнеп, бер милли тәрбия алырлар.

Ә башкача нинди исем бирергә? «Күбәләк» дипме? «Светлячок»мы? Истанбулда – Солтан Әхмәт мәчете бар. Солтан Сөләйман, Солтан Баязит мәчетләре... Бездә дә булсын – Олуг Мөхәммәд хан хәзрәтләре мәчете. Аның исеме яд ителер, халык килер. «Ә бу кемнең мәчете?» – «Олуг Мөхәммәд». – «Ә кем ул?» Һәм менә тарихка җанланырга бер сәбәп туа. Ә тарих ул – һәрбер милләтнең хатирәсе һәм милли тәҗрибәсе. Коръәннең өчтән бер өлеше безгә тарихны аңлата. Сөекле пәйгамбәребез Коръән хакында бер хәдисендә ачыклама биргән: «Анда сездән элек үткәннәрнең хәбәре бар». Шуның өчен тарихны өйрәнү кирәк. Мәсәлән, Кол Шәриф хәзрәтләренең исемнәрен без телгә алабыз, дога кылабыз. Монда да шулай ук. Нурлы булсын Олуг Мөхәммәд хан хәзрәтләре. Безнең солтаныбыз – Алтын Урданың соңгы солтаны, Казан ханлыгының беренче ханы. Миңа калса, иң лаеклы. Шуның өчен безнең соравыбыз, безнең таләбебез бу.

Без, имзалар туплап, рәсми хат яздык Рәис исеменә. Шәкертләребез имзаладылар, кул куйдылар. Без үз сүзебезне әйттек, теләкләр теләдек, хәзер аларның эше – бу нәрсәгә җавап кайтарырга яки кире кагарга. Бу – аларның намусларына, вөҗданнарына, инсафларына кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100