Габдеррәүф хәзрәт Забиров: «Палестинлы кардәшләребез өчен дога кылыйк!»
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары, сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәниятен, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакыфы җитәкчесе Габдеррәүф хәзрәт Зәбиров Палестина һәм Израильдәге вазгыять турында фикерләре белән уртаклаша.
– Ислам хокукына ярашлы рәвештә (ислам фикыһына күрә, карата), сугыш вакытында нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үз дошманнарына нинди мөнәсәбәттә булган? Без мәзлүм, изелгән, кыерсытылган кардәшләребез өчен нәрсә эшли алабыз?
Дөньяда нинди (вәхшилек) явызлыклар кылына, һәм ни өчен бөтен планета шушы вәхшилекне, гаделсезлекләрне читтән генә күзәтә?
Һәр мәдәният, һәр цивилизация үзенә хас кеше тибын тәрбияләп үстерә. Безнең мәдәниятебез – Коръән һәм сөннәт нигезендә корылган «ислам мәдәнияте». Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үрнәк шәхесендә чагылыш тапкан «фәзыйләтәр мәдәнияте, игелеклелек цивилизациясе» ул.
Рәхмәт, шәфкать, миһербанлылык һәм мәрхәмәтлелек дине булган ислам төрледән-төрле хаксызлыклар, золым, гаделсезлекләр, истибдад, узурпация, изелү-кыерсытылу һәм оккупация белән һәрдаим очрашып тора. Котылгысыз фетнә һәм явызлыкларны булдырмый калу өчен, ул сугышка күтәрелүне рөхсәт итә, ләкин аны шәфкатьлелек һәм игелеккә нигезләнгән хокукый тәртип кысаларына кертә.
Сугыш вакытында нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
Галәмнәргә, бөтен дөньяга рәхмәт, мәрхәмәт йөзеннән җибәрелгән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бу мәсьәләгә кагылышлы күрсәтмәләре бик анык һәм аңлаешлы:
«(И өммәтем! Хәтта сугышканда да) Золым итмәгез (явызлык кылмагыз)! Җәберләмәгез! Балаларны үтермәгез!» (Мөслим, «Җиһад», 3; Әхмәд, V, 352, 358).
«(И өммәтем! Хәтта сугышканда да) Балаларны, гыйбадәтханәләренә кереп, гыйбадәт кылу белән мәшгуль кешеләрне, хатын-кызларны, өлкәннәрне, шулай ук сугышка катнашы булмаган хезмәтләрдә эшләтелгән кешеләрне үтермәгез! Чиркәүләрне яндырып җимермәгез, агачларны төбе-тамыры белән кисмәгез!» (карагыз: Әхмәд, I, 300; Бохари, «Җиһад», 148; Мөслим, «Җиһад», 24, 25...)
Ягъни ислам гаскәрләренә каршы көрәшүчеләр (сугышчылар) белән генә сугышу рөхсәт ителә. Сугышта катнашмаган һәм каршылык күрсәтми торган, тыныч тормыштагы халыкка кагылырга, аларны һич рәнҗетергә ярамый.
Хәтта дошманга карата да мәрхәмәт
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәтта үзенә карата дошманлык саклаганнарга да кешелекле мөнәсәбәттә булган. Аның хәтта дошманнарына да гуманитар ярдәм күрсәтүенә бихисап мисаллар бар. Әйтик, Бәдер янындагы сугыш вакытында мөселманнар, алданрак килеп, Бәдер коесы тирәсенә урнашалар һәм кое суыннан файдалану өчен резервуар-бассейн ясыйлар.
Корәешләр гаскәре килеп җитә дә мөселманнарның резервуарыннан су эчәргә тели. Күп кенә сәхабәләренең каршы килүенә карамастан, Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Тимәгез, эчсеннәр!» – дип әмер бирә. Ягъни ул берничә сәгатьтән соң үзе белән кылычка-кылыч килеп сугышачак кешеләргә сый-хөрмәт күрсәтә.
Бәдер явында кулга төшерелгән әсирләргә мөнәсәбәт исламның кешеләргә карата игелеклелеген һәм мәрхәмәтен исбатлаган тагын бер кат дәлил булып тора.
Бәдердән Мәдинәгә кайтыр юл 150 чакрым чамасы тәшкил итә. Атланып бару өчен хайваннар җитми. «Алар да безнең кебек кешеләр», – дип, әсхабе кирам, әледән-әле дөяләреннән төшеп, үз урыннарына әсирләрне утырталар. Пәйгамбәребез кушканны үтәп, алар әсирләргә үзләре ашаган ризыкларны ашаталар һәм үзләренеке кебек киемнәрне кидерәләр.
Безнең бабаларыбыз, Госманлы дәүләте төркиләре, заманында Испаниядә эзәрлекләнгән яһүдләрне үлемнән коткарып кала һәм аларны корабларда Истанбулга алып килә. Истанбул халкы да: «Болар – залимнәр кулыннан коткарылган, (мәзлүм) кыерсытылган кешеләр», – дип, аларны яклап чыга.
Залим (явыз) идарәчеләрнең золымыннан, җәберләүләреннән арыган күп халыклар госманлы төрекләрен үз илләренә чакырып китерә һәм, шул рәвешле, данлы җиңүләргә юл ача.
Тарих дәвамында мондый шәфкатьлелек, кешелеклелек һәм миһербанлылыкның бихисап очрагын күреп, мөселман булмаган күп кешеләр ислам динен кабул итә һәм һидәяткә ирешә.
Әмма тарих кабатлануын дәвам итә. Бүген, ни кызганыч, без яңадан «Жәһилият (җаһиллек) чоры»на әйләнеп кайттык. Чөнки хәзерге заманда матди байлыклар бәрабәренә хаксыз рәвештә чит дәүләтләрне яулап алулар, уңга-сулга җинаять кылулар, миллионнарча кешенең каннарын суырып (имеп) газаплаулар наданлык чоры вәхшилекләреннән һич аерылмый.
Хәзерге замандагы җаһиллек тә явызлыктан явызлыкка күчә бара. Көчлеләр көчсезләрне явызларча изеп, коточкыч рәхимсезлек үрнәген бар дөньяга күрсәтә. Чөнки бәндә, илаһи хакыйкатьтән читләшеп, үзенең кеше булуы турында оныта. Андый бәндә илаһи вәхи игелегеннән ваз кичеп, вөҗданы сукырайган «рәхимсез һәм җаһил» затка әверелә, кансызлыкта һәм җан кыюда гиеналар (сыртланнар) белән ярыша башлый!..
Бүген зәгыйфьләр һәм көчсезләргә карата кылынган вәхшилек үткәндәге җәһилият (җаһиллек) чоры рәхимсезлекләрен күпкә артта калдыра!
Нинди кешелеклелек булсын бу?!
Бүген үзләрен «гуманистлар» һәм «цивилизацияле затлар» дип санаучылар, кеше хокукларын һәм иреген яклаган булып кыланучылар, сугыш вакытында тыныч халык яшәгән районнарны, хатын-кызлар, балалар, карт-коры һәм авыруларга карап тормыйча, җир белән тигезләгәндә, энә очы кадәр дә вөҗдан газабы кичерми. Сугыштан, ачлыктан, хәерчелектән һәм эзәрлекләүләрдән качып килеп, аларның дәүләтләренә сыенган мескеннәргә карата рәхимсез мөгамәлә – гадәти күренеш, нормага әйләнде. Хәтта качакларның диңгез аша чыкканда батып үлүен дә телиләр. Шул рәвешле, Урта диңгез качаклар зиратына (каберстанына) әверелде.
Нинди кешелеклелек, нинди мәдәният булсын бу?!
Фәзыйләтәр мәдәнияте (игелекле ислам мәдәнияте) кайда да, хәзерге ялган цивилизациясе кайда! Бүгенге манзара яхшылык белән яманлык, хак белән батыл (ялган) арасындагы аерманы ачык күрсәтә.
Хәзерге дөньяда сугышны туктату мөмкинлеге булган глобаль көчләр – куәтле державалар (дәүләтләр), зәгыйфь һәм изелгәннәр ягына басасы урында, залимнәргә чиксез ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.
Дөньяны демократиягә, хөррияткә, азатлыкка һәм цивилизациягә өйрәтергә маташучыларның чын йөзе менә кайда ул! Аларның «гуманизм» һәм «кеше хокуклары» кебек бизәлгән-матурланган сүзләре уйдырма гына.
Инде күп еллар үз ватаннарында блокадага тотылып, асылда «ачык һавадагы төрмәдә» яшәргә дучар ителгән миллионлаган Газа мөселманнарын, тормыш өчен кирәкле судан, азык-төлектән, ягулыктан һәм гуманитар ярдәмнең барлык төрләреннән мәхрүм итеп, намусларын тәмам югалткан һәм куллары канга баткан сионистлар коры җирдән, диңгездән һәм һавадан бомбага тотып, кешелеккә каршы җинаять кыла.
Әле кичә генә геноцидка дучар булулары турында зарланып, виктимизация белән тукланучы илбасар массалар бөтен дөнья күз алдында Газа мөселманнарын кыра, хәтта сабыйларны, балаларны, хатын-кызларны һәм карт-корыны да аямыйлар. Бернинди хокук нормаларын, әхлак кануннарын да танымыйча, алар торак йортларны, хастаханәләрне, мәктәпләрне, гыйбадәтханәләрне җир белән тигезлиләр. Үз максатларына ирешү өчен бөтен нәрсә рөхсәт ителгән дип саныйлар. Палестинлы кардәшләребезнең җирләрен басып алып, аларга карата рәхимсез мөнәсәбәтне гадәти хәл, норма дип кабул итәләр. Бу – тиңе булмаган террор һәм чиктән тыш вәхшилек күренеше.
Мөгаен, тагын да авыррак нәрсә исә – бу ерткычлыкларны күрмәмешкә салышу, алар турында дәшми калу, алай гына да түгел, аларны хуплап чыгыш ясаулардыр.
Кыскасы, дөнья хәтта кешенең иң элементар хокуклары да аяк астына салып тапталган, көчлеләр генә хаклы саналган «заманча җаһиллек чоры»н кичерә.
Вакыт, урын, яшәү шартлары һәм декорацияләр алышыну кеше табигатен үзгәртми. Хәзерге җаһилләр белән 14 гасыр элекке надан бәдәвиләр арасында кием-салымнан кала нинди аерма бар?
Шуны да онытмыйк: Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесенең җиһанга тәртип, җәмгыятьләргә тынычлык һәм кешелек дөньясына тормыш мөмкинлеге биргән чик-үлчәүләреннән ерагайган, читләшкән һәр чор – җаһиллек чоры ул. Илаһи вәхиләр һәм пәйгамбәрләрнең үрнәге белән пакьләнмәгән һәр гасырның явызлыклары бер-берсеннән әллә ни аерылмый...
Палестинлы кардәшләребез өчен дога кылыйк
Бүген изү-кыерсытуга дучар ителгән барлык төбәкләрдәге, бигрәк тә Палестина/Газадагы кардәшләребезнең җан авазы һәркайсыбызны вөҗдан хисабына чакырырга тиеш.
Әгәр ерак илдәге ул кардәшләребезгә булышыр хәлебез һәм мөмкинлегебез юк икән, һич булмаса, аларның бәлаләрдән котылуын сорап, сәхәр вакытларында чын күңелдән дога кылыйк.
Ике миллиард кешелек ислам дөньясына Раббыбыз бердәмлек һәм теләктәшлек, уяну һәм яңарыш бүләк итсен. Изелгән-кыерсытылган мөселман кардәшләребез Аның мәрхәмәте һәм рәхим-шәфкате белән бәла-казалардан, золымнардан котылуга ирешсен.
Амин!