Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Габдерәшит булсынмыни?” Татарстан язучылары Казан аэропортына Тукай исемен бирүне яклап чыкты

Казан халыкара аэропортының яңа атамасы өчен тавыш бирү дәвам итә. “Россиянең бөек исемнәре” проектының беренче этабында халык үзе күрергә теләгән исемнәрне тәкъдим итте. Билгеле булганча, татар шагыйрьләре Г.Тукай белән М. Җәлил һәм авиаконструктор А. Туполевка тавыш бирергә мөмкин. Әлегә 31483 тавыш белән Г. Тукай исеме алда бара, А. Туполев өчен 10388 кеше тавыш биргән, М. Җәлил өчен 4817 тавыш җыелган.

news_top_970_100
“Габдерәшит булсынмыни?” Татарстан язучылары Казан аэропортына Тукай исемен бирүне яклап чыкты
“Г.Тукай исемен алга чыгару өчен җыелу мәҗбүри, ул безнең бурычыбыз...”

Татарстан Язучылар берлегендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган язучылар “Казан” халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү хакында фикерләште. Утырышны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып барды. Шунысы гаҗәп, язучыларның бик күбесе фикер алышуга килүне кирәк дип тапмаган, катнашучыларның саны аз иде.



- Язучылар берлеге әгъзалары шулкадәр каты эшли, бик күп язучылар ял йортына китте. Хәзерге вакытта Марсель Гали, Гәрәй Рәхим, Рәмис Аймәт ялда. Разил Вәлиев белән Ркаил Зәйдулла да килә алмады. Алар Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) беренче чакырылыш Югары Советы сайлануның 80 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада катнашалар. Әмма фикер алышу булачак, чөнки республикабыз аэропортына исем сайлауда катнашырга теләүче актив шәхесләр бар. 

Бер язучы әйткән фикер генә дә халыкка барып җитәргә сәләтле, катнашучыларның саны мөһим түгел, - дип әйтте Данил Салихов.

Активистлар арасында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Камил Кәримов, Вахит Имамов, Ренат Харис һәм рәссам Зөфәр Гыймаев бар иде. Язучылар татар җәмәгатьчелеген Г.Тукай исеменә тавыш бирергә өнди. Алар фикеренчә, шагыйрьнең исеме татар халкының, милләтенең тарихи үзенчәлеген чагылдыра.

Үзенең чыгышында Данил Салихов бу утырышның мөһим булуын ассызыклады, җыелуның кирәклеген аңлатты. Тавыш бирүдә язучылар башлап йөрүче һәм әйдәп баручы булырга тиеш, дип саный ул.



- Соңгы вакытта “Казан” халыкара аэропортының яңа атамасы өчен янып-көеп яшибез. “Исем бирү өчен генә түгәрәк өстәл җыясыңмы?” – дип әйтүчеләр булды. Әлеге мәсьәләгә җиңел карарга кирәкми, чөнки шактый җитди очрак. Габдулла Тукай исемен алга чыгару өчен җыелу мәҗбүри, ул безнең бурычыбыз. Язучылар бу эштә башлап йөрүче, әйдәп баручы булырга тиеш. 

Саннарны карап барам, әлегә тавыш бирү яхшы бара. Тик нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Билгеле булганча, һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе бирелә. Шуңа күрә башкалабыз аэпортына исем бирүдән без читтә кала алмыйбыз, үз фикеребезне халыкка җиткерергә кирәк.

“Без үз милләтебезнең баласын сайларга тиеш”

- Ни өчен “Казан” халыкара аэропорты Г.Тукай исемен йөртергә тиеш? – дигән сорауга Язучылар берлеге рәисе тулы җавап бирә алмады. Әллә әйтергә теләмәде, әллә җавап бирерлек сүзләр таба алмады... Аның чыгышын Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова дәвам итте.



- Безнең җөмһүриятебезнең төп аэропортына исем бирү хакында сүз чыккач, мин иң беренчеләрдән булып кушылдым. Балаларым да Г.Тукай өчен тавыш бирде. Ни өчен Казан халыкара аэропорты әлеге шәхеснең исеме белән аталырга тиеш? Безнең Тукаебыз татар-төрки дөньясында билгеле. Казанга чит илләрдән килүчеләр бик күп, Г.Тукайның исеме яңгыраса халыкта бу шәхескә карата зур кызыксыну уяныр. Билетларда да Г.Тукай исеме күрсәтеләчәк, әлеге билетлар дөньяның төрле почмагына таралыр. Татар милләте арасында лаек кешеләр шактый, аларның саны йөздән артып китәр иде. 

Муса Җәлил дә лаек, ләкин без бер исемгә тукталабыз. Әлбәттә, ул – Г.Тукай. Без үз милләтебезнең баласын сайларга тиеш. Иманым камил, аэропорт Тукай исемен йөртәчәк, - дип сөйләде ул.

Нәбирә Гыйматдинова тавыш бирү эшендә актив рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы катнашырга тиеш, дип саный. Аның әйтүенчә, алар ярдәмендә чит төбәкләрдә яшәүче татарларны да җәлеп итәргә кирәк.

- Бөтендөнья татар конгрессы кулдан килгәнне эшли, тавыш бирүдә алар зур активлык күрсәтә, - дип бүлдерде аны Данил Салихов. Күрәмсең, артык тирәнгә кереп китүен теләмәде.

“Россиякүләм тавыш бирү белән аэропортка исем сайлау гадел түгел”

Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харис фикеренчә, Г.Тукайның исемен башкалар алмаштыра алмый. Ул һәр халыкның данлыклы кешеләре булуы, ләкин һәрбер лаеклы кешенең бөек була алмавын әйтте.



- Күп әйберләрне бөек кешеләр исеме белән атарга тиеш без. Күренекле шәхесләрнең исемен завод, фабрикаларга һәм Маяковский әйткәнчә: корабльләргә кушарга кирәк. Эзли башласак, йөзләгән кешенең исемен атарга була. Һәр халыкның данлыклы кешеләре бар, ләкин һәрбер лаеклы кеше бөек түгел. 

Тукай – бөек кеше, аны беркем дә алмаштыра алмый. Без Тукай белән горурланырга һәм аның исемен горурланырлык нигез итәргә тиеш. Тукай моңа лаек, чөнки егерме җиде яшь тулар-тулмас гомерендә ул академикларга, төрле фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнәргә, дәүләт эшлеклеләренә акыл бирә алырлык әсәрләр иҗат иткән. Бу - бөек кешенең хезмәте, казанышы. Г. Тукайның исеме яңгырашы белән дә матур. Авыз тутырып “Тукай” – дип әйтү ниндидер матур сүз, шуңа күрә әлеге исемне бирү яклы. “Татар халкының нинди даһи уллары бар һәм булган?” - дип сорыйлар. Иң беренче чиратта Г.Тукайның исемен әйтер идем. Бүгенге көнгә кадәр татар халкы Г. Тукай кебек даһи баланы тудырмаган, - диде ул.

Ренат Харис Россиякүләм тавыш бирү белән аэропортка исем сайлау гадел түгел, дип саный. Аның әйтүенчә, “Казан” аэропорты өчен Татарстан халкы гына тавыш бирүдә катнашырга тиеш.

- Матбугат чаралары безнең фикерне җиткерсеннәр иде, үзебезнең аэропортка без үзебез генә исем кушарга тиеш. Ягъни, республика халкы гына. Дөньякүләм яңгыраган исемнәр бар ул, алар шактый. Билгеле, Татарстанда яшәүчеләр Тукайга тавыш бирә, тик федераль тавыш бирүдә соңгы нәтиҗә нинди булачак соң? Билгесез, шуңа күрә Россиякүләм тавыш бирү белән “Казан” аэропортына исем сайлау гадел түгел. Бу мәсьәләне республика халкы үзе генә хәл итәргә тиеш, - диде ул.



Бу фикерне язучы-прозаик, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов та хуплады.

- Бөтен Россиякүләмендә сайлауга мин дә каршы, безнең “балага” читләр тавыш бирергә тиеш түгел. Бары тик татар исемен генә бирергә кирәк, - диде ул.

- Соң татар исемнәр күп, Габдерәшит булсын мени? Г.Тукайның исемен әйт. Монда татар исеме дип әйтү дөрес түгел, безнең төбәк кешесе булырга тиеш бит ул. Аэропортны бөек шәхес исеме белән атарга кирәк, - дип шелтәләде Ренат Харис.

Вахит Имамов бүтән чыгыш ясауны кирәк тапмады, утырыш тәмамланганчы бер сүз дә әйтмәде.

“Казан” исемен калдырырга теләүчеләр шактый”

Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан рәссамнар берлегенең һәм Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең рәисе, рәссам Зөфәр Гыймаев та булды.



- Татарстанда рәссамнар Союзының саны бишкә җитә, бу бик начар. Күп очракта көндәшлек һәм бер-берсен яратмау күзәтелә. Әмма Казан халыкара аэропортына Г.Тукай исемен бирү берәүне дә битараф калдырмады. Аэропортка исем бирүгә карата бик күп фикерләр ишетергә туры килде, “Казан исеме генә калсын!” - диючеләр дә шактый. Татарстан күпмилләтле республика, шуңа күрә фикерләр дә төрле. Казанда туучылар һәм башкаланы яратучылар аэропортка Тукай исемен бирү яклы, мин үзем дә әлеге фикерне хуплыйм. Күп исемнәр яңгырады. Минем фикеремчә, беренче урында шагыйрьнең исеме булырга тиеш, - диде ул.

“Г.Тукай исеме өчен җан атып төн йокыларым качты”

Язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Кәримов та аэропортка Г.Тукай исемен бирергә тели, тавыш бирүне көн саен күзәтеп бара икән. Алай гына да түгел, хәттә язучының төн йокылары качкан. Әмма әлеге мәсьәләгә ул оптимистик яктан каравын әйтте.



– Г.Тукай исеме өчен җан атып төн йокыларым качты инде. Мин – оптимист кеше, шуңа күрә тавыш бирүне башкача кабул итәм. Киләчәктә Казан үсәчәк. Бездә бер генә түгел, берничә аэропорт булыр әле. Исем аларны аеру өчен кирәк. Мәсәлән, Татар дәүләт курчак театрының исеме юк. “Әкият” дип атыйлар, ләкин ул исем түгел. Кәнфит тышының исеме кебек кенә яңгырый бит. Калган театрларның яңгырап торган исемнәре бар. Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын гына алыйк. Ягъни, аларга исем килешеп һәм яңгырап тора. Бу очракта да аэропортка Г.Тукай исемен бирергә кирәк. “Шәп чигенәбез, кайтып җитәрбез тиздән” – дип әйтәләр бит, башкалабыз үсәр һәм аэропортлар саны тагын да артачак. Киләчәкне күздә тотып эшләнгән эш бу, вакыт үткәрү өчен генә эшләнмәгән, - диде ул.

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Теләгән һәрвем ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша теркәлү узып, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирә ала. Аэропортның исеме 5 декабрьдә генә билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100