Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габдерәхимнең соңгы интервьюсы: «Төш күрдем, китәрмендер...»

Мәрхүм журналист Габдерәхим үзенең соңгы интервьюсында балачагын, театрда эшләгән елларын искә алган.

news_top_970_100
Габдерәхимнең соңгы интервьюсы: «Төш күрдем, китәрмендер...»

Танылган журналист Габдерәхим вафат булды. Журналист үзенең соңгы интервьюсын февраль ахырында «Аярис» студиясендә эшләүче җырчы Илзидә Госманга биргән булган.

Илзидә ханым белән аралашып алдык. Ул «Интертат»ка интервьюдан истә калган өлешләрен сөйләде.

«Габдерәхим: «Мин балачакта бик нечкә күңелле, елак малай идем. Холкым буенча әтиемә охшаган», — дип сөйләде. Ялгышмасам, аның әтисе мәктәп директоры, ә әнисе рус теле укытучысы булган яисә авыл советы рәисе, хәтерләмим, әмма шундый урыннарда эшләгән кешеләр булганнар. «Төрле авылларга күченеп, төрле мәктәпләрдә эшләделәр», — диде. Сәләте әтисеннән килгән дип аңладым, чөнки әтисе район газеталарына яза торган булган, газета-журналлар алдырган».

Габдерәхимнең әнисе көчле рухлы, нык характерлы, тормышны үзе тартучы хатын булган. Әти-әнисе хакында Габдерәхим: «Авылда бик хөрмәтле кешеләр иде», — дип искә алды. Бик матур әңгәмә булган иде», — дип сөйләде Илзидә ханым.

Габдерәхим, кулларын өшетү сәбәпле, бармаксыз калган иде. Илзидә сүзләренчә, журналист бу хакта сөйләргә читенсенгән. «Бармаклары юклыгын авыр кичергән ул. Күпме артистлар турында яздың. Шулар белән хәйрия концерты оештырып, бәлки, протезларга җитәрлек акча җыя алырбыз, дидем. „Рәхмәт сиңа“, — дигән иде. Соңгы күрешкәндә энесе Рамил хәзрәтнең протезларга заказ бирүен әйткән иде. „Тиздән кайтачак“, — дип сөенде. Менә шул», — ди ул.

«Аңа кадәр ул мине «Акчарлак“ка чакырган иде. Минем белән интервью бастырып чыгарды ул. «Туктале, Габдерәхим, син мине чакырдың, әйдә синең турында тарихи фильм эшлик», — дип тәкъдим иттем. «Әй, минем турында нәрсә язасың инде», — дип әйтте башта, киләсе дә килмәде. Бу интервью архив материалы, шуңа күрә телефон номерларын, мәгълүматларны алып калабыз һәм кемгә бирергә ярый-ярамый дип килешү төзибез. Шунда ул бернинди мәгълүматын да бирмәде. Кирәкмәгән сүзләр дә сөйләдем, диде, чөнки ул театрда эшләгән вакытларын, кемнәрнедер кыскартуларны сөйләде. Ул Тинчурин театрында кыскартылу чорында эшләгән. Аны ул вакытта режиссер төп рольләргә алган булган. Шуларны ялкынланып сөйләде. Аннан соң мәктәпкә күчкән, «Курай“радиосында, «Юлдаш» редакциясендә эшләгән елларын тәфсилләп сөйләде», — дип искә төшерде Госман.

Интервьюдан соң тормыш хәлләрен сөйләшеп утырганда Габдерәхим: «Эх, Илзидә, төш күрдем, мин китәрмендер, мөгаен», — диде. «Мин аның бу сүзләрен игътибарга да алмаган идем…» — ди Илзидә ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100