Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габдерәхим Нәҗибә Сафинага мәхәббәт аңлата - видео

Журналист шагыйрә хөрмәтенә җыр да җырлап күрсәтте.

news_top_970_100
Габдерәхим Нәҗибә Сафинага мәхәббәт аңлата - видео

Журналист Габдерәхимне «Татмедиа» бинасының беренче катында очраттым. Аның бик тә Фирдүс Тямаевны яклап сүз әйтәсе килә иде. Кызып-кызып Тямаевны яклап сөйләшеп торганда ул шагыйрә Нәҗибә Сафинаны күреп алды да янына чакырды. Тикмәгә түгел — Габдерәхимнең кызы икән ләбаса Нәҗибә Сафина! Күптән очрашып йөрибез, ди. Шагыйрә дә Габдерәхимнән сөям дигән сүзне ишетер өчен килә икән.

Шунда ук мәхәббәт тә аңлатты Габдерәхим сөйгәненә, матур җыр да җырлап күрсәтте. Дөрес, «Очрашырбыз, ышанам, ләкин кайчан…» дигән сүзләре генә әйткәннәре бик үк дөрес микән дигән шик уятты анысы… Чынлап та очрашып йөрсәләр, шулай дип җырлар иде микән дибез инде. Хәер, үзегез бәяләгез әле — чынмы Габдерәхимнең хисләре?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100