Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделрафик (Равил Мостафин)

news_top_970_100
Габделрафик (Равил Мостафин)
"Чаян" журналыннан

Габделрафикның гомер буе «батырлык» дигән нәрсәне күрсәткәне дә, эшләгәне дә булмады. Яшь чагыннан ук Сабан туйларында мәйдан уртасына сөлге тотып көрәшергә чыгып, билен бөгүгә үк сыртына салалар иде. Көрәш – чын ирләр эше шул. Багана башындагы сөлгеләрне, әтәчләрне менеп алырга теләсә дә, 2-3 метрдан артык үрмәли алмады. Күзен бәйләтеп чүлмәк ватарга уйласа, уенда гына ватып, чынлыкта булдыра алмый кала иде.

Сабан туеның һәр уен төрләрендә дә җиңелүгә генә ирешкән Габдел, капчык сугышында үзен сынап карарга теләп, «кәҗә»гә менеп утырса да, үзен күзәтеп кенә торган хатыны Хәернисаның салам тутырылган капчыгын тотып килеп басуы була, Габдел куркуыннан җиргә мәтәлә.

Габделрафикка үзен генә түгел, хәтта хатын-кызны да җиңәргә язмаган, күрәсең. Капчык сугышында да җиңгән өчен Габделгә тиешле 1нче урынны Хәернисасы ала.

Бер язмаса язмый бит ул. Бәхетең җиңелүләрдән генә торгач, гаилә тормышында да бетеп-югалып кына торганыңа риза булып яши бирәсең инде. Димәк, бәхетең шуннан. Печән өсте җитсә, печән чабуны да стаканнан башлап, стаканнан тәмамлыйсың. Бәрәңге алыр вакыт җиткәч тә, ярты бакчаңның бәрәңгесен кар астында калдырасың. Үзеңнән уңмагач, стаканга ничек каршы килеп була инде ул!

Сабан туйларында да, тормышта да җиңелүләр генә көткән җанга, сәрхушлектә, бердәнбер дустай якын булган стакан белән нигә көрәшеп торырга? Габделне генә җиңми, димени, стакан – җиңә! Аның белән көрәшеп тә торасы юк. «Якын дуслар»га бер-берләре белән нигә җиңешеп торырга?! Җиңелергә өйрәнеп тә, стакан кадәр соңгы җан дустын җиңсә, Габдел ничек яшәр? Рәхәт, бик рәхәт бит әле Габделгә аның белән. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә, стакан буш тормаганда, аннан да якын дус юк.

Стакан булгач, аның хезмәте дә – буш тормауда. Дуслыкны бозасың килмәсә, буш тотма, тулы тот!

Габдел белән стакан гына исән булсыннар, бушлыкны тутыручы табыла ул. Тутыручылар белән дөнья тулы, эзләп тә торасы юк. Стакан тутыручыларны эзләп йөрми. Тутыручы үзе килә аның янына. Тулы стакан белән дус булган Габделрафикларга, шаулата-гөрләтә алганда, «яшәргә» генә кала.

Күп очракта стаканның да, дуслары кебек үк, гомере кыска була. Бермәлне ул да алар кебек үк эштән чыга. Авызы-борыны җимерелә, күзе тона, йөзе үзгәрә – матурлыгын югалта. Кителеп үк бетеп, кешечә яши алмый башлый. Соңрак, үлем хәленә җиткән сәрхуштәй, аның беркемгә дә кирәге калмый.

Габделрафикның да хәле начар хәзер. Яшьтән үк картайган, сакал-мыек баскан, бөкрәеп беткән. Беркая да чыга алмый. Өендә, кирәкмәс ватык стакан кебек, бер почмакта ята бирә. Гомере буе кешегә дә, үзенә дә, стаканга да көче җитә алмады шул…

«Чаян» журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100