Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделхәй Биктаһиров бүген Хәния Фәрхи каберенә килгән

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи бүген халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең каберенә килгән. Аның Инстаграмда урнаштырган фотоларында без Хәния ханымның тол ире Габделхәй Биктаһировны да күрәбез.

news_top_970_100
Габделхәй Биктаһиров бүген Хәния Фәрхи каберенә килгән
"Буген кабат сиңа килдем, ДУСТЫМ. Узем генә түгел, Пензадан килгән дусларыбыз белән. Барыбыз да сине сагынабыз, Хәния. Син җитмисен безгә. Күңелебез түрендә син. Синең өеңә килгән булсак, йөгерә-йөгерә чәй эчерткән булыр идең. Нишлисең... Синсез дөнья күңелсез, ДУСТЫМ. Бүген кабат күңелдән генә булсак та күрештек синең белән. Урының оҗмахта булсын, Хәния", - дип язган Гөлназ.







Гөлназ Шәйхи Хәния Фәрхинең якын дусларының берсе иде. Җырчы вафатыннан соң Гөлназ аның турында истәлекләре белән "Интертат" электрон газетасында да бүлешкән иде.

Татар эстрадасының йолдызы Хәния Фәрхи 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Шушы көннәрдә ватсапта Хәния Фәрхинең якыннары турында ялган хәбәр тарала. Кичә җырчының кызы Алия гайбәт таратучыларга җавап бирде. "Аллаһтан да курыкмыйлар!" - диде ул



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100