Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин Тямаевны «ах» әйтергә өйрәтә: «Мин, «ах»лы җыр булса, Светаны алып барам»

news_top_970_100
Габделфәт Сафин Тямаевны «ах» әйтергә өйрәтә: «Мин, «ах»лы җыр булса, Светаны алып барам»

Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев яшь җырчы, аранжировщик Ленар Яшен янына җыр яздырырга килгән иде. Җырның бер җирендә Ленар «ах» дип әйтергә куша. Фирдүснең беренче тапкырдан килеп чыкмаган, шуңа да: «Бу – җырлау студиясе түгел бугай. Бу егет әллә нинди җыр яздыра. Габделфәт абзый Сафин, Сез кирәк монда «ахх» дип әйтергә», – дип, көлеп язган иде.

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафиннан җавап та килеп җитте. Ул Фирдүс Тямаевка һәм башка җырчыларга дип «ахылдау» буенча мастер-класс яздырган.

«Менә Фирдүс, «ахылдау» буенча кыска гына мастер-класс үткәрәм. Сиңа гына түгел, бүтән җырчыларга да кирәк булуы бар. Җырны язарга, җырларга да була, ә «әхелдәве» авыр. Менә ничек була ул. Монда «ах» та, «ух» та, «эх» та кирәкми. Бары тик һаваны пресска (корсакка) аласың һәм 2 секундка тоткарлыйсың. Бары тик һаваны чыгарасың. Авыз аша чыгарырга кирәк, монысы мөһим», – дип аңлата ул.

Аннан бу «ах»ны тагын да яхшырак чыгару ысулын аңлата. Аның өчен алга таба нәрсәгәдер үрелгән кебек итәргә кирәк икән. «Алай да килеп чыкмаса, биюче кызны алга бастырырга кирәк, аңа карап әйтәсең», – ди.

«Мин, «ах»лы җыр булса, Светаны алып барам», – дип шаярта Габделфәт Сафин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100