Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин үзенең сәхифәсенә күңелле видео урнаштырган. Җырчы шәхси йорты белән яши, тавыклар да тота. Әмма гади генә тавыклар түгел, ә «дрессированный» тавыклар. Тавыклары Габделфәт Сафинны тәрәзә төбенә кунаклап чакыра. Шул рәвешле ашарга сорыйлар.
«Чыгам, хәзер чыгам, ашыкмагыз. «Айн» момент», – дигән була аларга җырчы.
Тагын бер кызык ягы – әлеге тавыкларның кыт-кыт дип чакырганга исләре дә китми. Ә менә хуҗа кешенең бер сызгырып җибәрүе була, чабышып килеп тә җитәләр.
«Кешеләр мәче, эт тота, миңа тавык та ярый», – дип язган Габделфәт Сафин видео янына.