Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин концерт алдыннан: «Иң мөһиме, халык гөжләсен. Гөжләсә....»

news_top_970_100
Габделфәт Сафин концерт алдыннан: «Иң мөһиме, халык гөжләсен. Гөжләсә....»
"Татар-информ" архивы

Габделфәт Сафинның Уфа концерты алдыннан кызыклы ролик төшергәннәр. Җырчы үзе, башка катнашучылар һәм музыкантлар «Концерт башлану – ул сезнең өчен нәрсә?» дигән сорауга җавап биргәннәр.

«Минем өчен иң мөһиме – халык гөжләсен. Аның синонимы да бар әле – гөрли, халык гөрли, дим мин. Менә шул халык гөрләсә, шәп концерт була», – дигән Габделфәт Сафин.

«Минем өчен бу – дулкынландыргыч мизгелләр. Ничек кенә әзер булсам да, мин бу минутларны дулкынланып кичерәм», – дигән ИлГәрәй. «Айфара» солисты Алмаз Шәрифуллин кыска гына итеп: «Кул чабулар», – дип җавап кайтарган. 

Рәфинә Ганиуллина да бик дулкынлануы турында сөйләгән. Шулай ук: «Аңлатып булмаслык кичерешләр. Могҗиза», «Бәхет», «Бөтен дөнья», «Минем өчен бу – тормыш», «Бу – аерым тормыш башлануы, сәхнә тормышы», «1-2 минут имтихан, кабат рәхәтлек», «Адреналин», – дигән җаваплар да бар.

Әлеге видео астында тамашачының Габделфәт Сафин концертыннан  нинди хисләр белән кайтып китүе турында да сораганнар. «Уй-фикерләрегезне комментарийларда языгыз әле», – дигән җырчының администраторы.

«Мин өйгә кайтанчы да, кайткач та, чәй эчкәч тә, йокыга киткәнче дә бер сүз дә әйтә алмыйм. Күңел тулы могҗиза, күзләр тулы яшь. Инде ничә еллар шулай, Габделфәт сәхнәгә чыккан мизгелдән. Җырла әле, Габделфәт, җырла. Ходай сине сакласын», – дип хисләнгән бер тамашачысы.

Соңгы вакытта популяр җырын башкармый булса кирәк: «Эх, «Ак күлмәгем»не дә җырлаган булса, тагын да әйбәт буласы иде» дигән уйлар белән кайтабыз», – дигән икенчесе.

«Шәп җырчы. Тик Стәрлетамакка килмәде, билетларны кире кайтардылар. Аңлатып та тормадылар», – дип үпкә белдерүче дә бар.

«Кызганыч, шулай итә шул. Бер елны Екатеринбургта да билетларны кире кайтардылар. Ул бары тик тулы залларга гына җырлый», – дип тә язганнар.

«Искиткеч тамаша. Гади, моңлы. Аллаһның рәхмәте булсын, исән-имин озак еллар халыкка хезмәт итәргә язсын»;

«Менә, ичмасам, чын артист», – дип кайттык»;

«Өстәлемдә – малайлар бүләк иткән заманча радио. «Алиса, Габделфәтне куй әле», – дип кенә җибәрәм. Малайлар кунакка килгәч: «Көн дә Габделфәтне җырлаттыңмы, Алиса?» – дип көләләр»;

«Татар халык җырларын күбрәк җырласа иде. Аның тавышы бик көчле, килешә халык җырлары. Габделфәт концертыннан яшәреп, моңланып, рәхәтләнеп ял итеп кайтасың. Бөтен ир-ат артистлардан иң яраткан җырчым», – дип, җырчыны күккә чөеп мактаучылар да күп.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100