Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин: «Көн саен концертлар куеп булмый. Аны яшьләр куядыр»

news_top_970_100
Габделфәт Сафин: «Көн саен концертлар куеп булмый. Аны яшьләр куядыр»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Габделфәт Сафин быелгы концерт сезоны буенча килгән сорауларга җавап биргән. «Нигә Нефтекамскига, Балтачка, Түбән Камага килмисез? График ничек төзелә?» – дип кызыксынучыларга, җырчы концертларны артык еш куя алмаганын, шулай ук аларны еш куярга ярамаганлыгын аңлаткан.

«Көн саен концертлар куеп булмый. Аны яшьләр куядыр. Графикны һәркем үзенең эмоцияләренә, үзенең булмышына карап төзи. Елда 360 көн бар икән, шул 360 көнне дә концерт куеп булмый ул. Чөнки син бушанасың эмоциональ яктан. Бер концерт белән икенче концерт арасында тернәкләнү периоды булырга тиеш.

Хоккейчылар да, мәсәлән, «Ак Барс», көн саен уйнамый бит. Бер уен уйныйлар да, 3 көннән соң гына икенче матч. Шуңа күрә, график төзи башлаганда, араларында синең иң яраткан шәһәрләрең килеп чыга. Кайда җайлы барырга, кунарга җайлы. Коллектив та бар бит әле. Күбрәк үзәк шәһәрләр сайлана», – дип сөйләгән ул социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100