
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин тормыш турындагы мәгүнәле җырын музыкаль мәйданчыкларга чыгарды. «Эх, бу гомер дигәннәре» дигән яңа җырының сүзләрен Рауза Хуҗиева иҗат иткән, ә көен Вәгыйз Газизов язган.
«Эх, бу гомер дигәннәре –
Арбасы бар, чанасы.
Ныграк итеп тотынасы,
Чабасы да чабасы...»