Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин: "Опера - татарга хас күренеш түгел"

Габделфәт Сафин фикеренчә, опера тыңлау өчен халыкны мәҗбүр итеп булмый, аны тыңлаучы тамашачы юк.

news_top_970_100
Габделфәт Сафин: "Опера - татарга хас күренеш түгел"

- Операны планетаның 20-30%-ы гына тыңлый ала торгандыр. Ул безнең татарга хас күренеш түгел. Аны мәҗбүри тыңлатып та булмый. Моңарчы, Советлар Союзы системасында да тамашачысы булмаганны, хәзер, мобиль заманда, яшьләр операга кереп утыра алмаячак. Тыңламый ул аны. Эстрада җырлары, классика гомер-гомергә калачак”, - ди Габделфәт Сафин. 

Бу фикерен ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган “Алтын тавыш”ка алтын “Акчарлак” бәйгесе нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

- “Алтын тавыш”ка – алтын “Акчарлак” бәйгесенә нәтиҗә ясаганда улым Зөлфәт тә янымда иде. “Әти, Гран-Прины а капелла җырлаучыга бирергә кирәк”, ди. Яшьләр дә яхшыны белә. Минем улым булган өчен генә түгел. “Моңлану” җырын табып тыңлый алар. Ул бит минем җырым гына түгел. Классика. Бөтен кеше җырлый аны. “Шәп җыр”, ди. Яшьләр дә хәзер яхшыга тартыла”, - ди җырчы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100