Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин: “Голос”та Динә Гариповадан соң шаккаттырырлык тавыш ишеткәнем юк”

Җырчы Габделфәт Сафин “Голос” проекты елдан-ел сүлпәнләнә бара дигән фикердә. Бу турыда ул “Татар-информ”да “Алтын тавыш”ка – алтын “Акчарлак” конкурсына йомгак ясаганда әйтте.

news_top_970_100
Габделфәт Сафин: “Голос”та Динә Гариповадан соң  шаккаттырырлык тавыш ишеткәнем юк”

“Голос” проектын ул“Акчарлак” башлаган өлкән яшьтәге үзешчән җырчылар конкурсын дәүләт программасына кертү турында сүз чыккач телгә алды.

“Бюджетка кертәләр дип алданырга да ярамый. Аннары сыеклана башлый ул. Мин ул әйберне беләм инде. Бер мисал: “Голос”та Динәдән соң матур тавыш ишеткәнем юк. Иң көчлесе аның Динә Гарипова катнашканы булды. Шуннан бирле сүлпәнләнә. Аннары счетчиклар да дөрес санамый башлый. 

Кертсеннәр бюджетка, мин каршы түгел. Әмма аны кимендә ике ел буе әзерләргә кирәк. “Гонка” кирәкми. Иҗатта узыш булырга тиеш түгел. Конкурс – татарча “ бәйге” дигән сүз. Бәйге ул – спортта, сабантуйда көрәш. Кеше белән түгел, үз-үзең белән генә көрәшергә, Ходай биргән сәләтеңне генә күрсәтергә кирәк, - диде Габделфәт Сафин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100