news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гаҗәп, бернинди дә гөмбә юк»: Ни өчен Татарстан урманнарында гөмбәләр юкка чыккан?

Чаллы гөмбәчеләре аптырашта.

news_top
«Гаҗәп, бернинди дә гөмбә юк»: Ни өчен Татарстан урманнарында гөмбәләр юкка чыккан?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Август җитте, өстәвенә, яңгырлар да мулдан ява кебек, гөмбә җыю өчен идеаль вакыт. Ләкин Татарстан гөмбәчеләре гаҗәпкә калган, урманнарда гөмбә юк диярлек.

«Шәһәр янындагы Боровецк урманындагы таныш урыннар буйлап йөрдек, ләкин бер генә гөмбә дә тапмадык, – дип зарлана Сергей Анатольевич. – Дусларым миңа хәтта Пермь һәм Удмуртиядә дә уңыш булмавын әйтә, димәк, безнең турыда сөйләп тә торасы юк. Нигә? Гөмбә тамырлары эссе җәйдә кибеп беткән, хәзер аларның яңадан тернәкләнүен көтәбез».

Ә менә Чаллыда яшәүче Эдуардка Боровецк урманында бәхет елмайган, ул әтәч гөмбәләре җыйган. Тик ул да гөмбәләрнең бик аз булуын, ярты кәрҗин генә тутыра алуын әйтә. Рәхәтлек алмадым, бары тик кәефем генә кырылды, ди ул.

«Гаҗәп, бернәрсә дә юк, хәзер бит төрле гөмбә вакыты, – дип гаҗәпләнә ул. – Узган ел барган саен кәрҗиннәремне тутырып кайта идем»

Тукай районының Биклән авылыннан Розалия дә урманнар буйлап йөргән, әмма уңыш җыя алмаган. Ә узган елларда нәкъ менә шул урманнарда чиләк-чиләк уңыш җыя идем, ди.

«Күптән түгел генә Арча районындагы Кече Әтнә авылына бардым, аннан әтәч гөмбәләре җыеп кайттым һәм маринадладым, – дип уртаклаша Розалия. – Тырышырга туры килде. Чистартып, юып, 2 тапкыр пешердем. Әзер гөмбәләрне бер көндә ашап бетерделәр!»

Розалия уңыш булмауны беренче гөмбәләр чыгу вакыты үзгәрү белән аңлата.

«Сезон иртә башланды, сәбәбе шундадыр, дип уйлыйм, – ди ул. – Элек бәрәңге алганнан соң гөмбәгә бару гадәте бар иде. Урманга бару өчен, эшне тизрәк бетерергә тырыша идек».

Фото: © «Татар-информ»

Микологлар нәрсә әйтә

Хәзерге аномалияне аңлатуны сорап, «Түбән Кама» милли паркының фәнни хезмәткәре, биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты каршындагы сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төрләре буенча даими эшләүче комиссия әгъзасы, миколог Ким Потаповка мөрәҗәгать иттек.

«Урманда гөмбәләр һәрвакыт бар, мин җир өстендәге гөмбәләрне түгел, ә туфракта үрчи торган мицелийны күздә тотам, – дип аңлата эксперт. – Ул уңайлы чор җиткәч җимеш бирә башлый. Мин гөмбәчеләр төркемнәрен күзәтеп барам, хәзер майлы гөмбәләр, усак гөмбәләре бар, кемдер каен гөмбәләре җыя. Күп түгел, әмма бар. Шуңа күрә «урманда гөмбә юк» дип, катгый рәвештә әйтеп булмый. Барысы да гөмбәчеләрнең кайда баруларына бәйле. Гадәттән тыш бернәрсә дә юк, мондый хәл ел саен була. Температура шактый югары, шул ук вакытта дым җитми. Яңгырлар мул булды кебек, ләкин кыска вакытлы, җир сеңдерерлек түгел», – дип сөйли Потапов.

Гөмбәчеләргә киңәшләр

Яңгырдан соң ук урманга ак гөмбә, әтәч гөмбәсе яки майлы гөмбәләр эзләп баруның мәгънәсе юк. Аларга үсеп чыгар өчен вакыт бирергә кирәк – бу 2 көннән 3 көнгә кадәр, ә яңгырлар даими булса, 1 тәүлек кирәк.

«Әгәр явым-төшем 2 ай дәвамында булмый торып, аннан 1 тапкыр явып китсә, гөмбәләр, мөгаен, аңа тиз генә җавап бирмәячәкләр, – дигән мәгълүмат бирде миколог Ким Потапов. – Ике төп факторга игътибар итәргә кирәк: температура һәм дымлылык. Чыннан да, гөмбәләр үссен өчен су кирәк».

Чыганак: «Челнинские известия», Ләлә Гайфетдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар