Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаагадагы халыкара суд Путинны һәм Львова-Белованы кулга алырга ордер бирде

news_top_970_100

Гаагадагы халыкара җинаять суды Россия президенты һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белованы кулга алырга ордер бирде, дип хәбәр итә РБК.

Тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, судның карары Россия өчен әһәмияткә ия түгел, чөнки Россия бу суд карарын илдә таный торган документны – Рим статутын танымаган.

Нидерландтагы Гаага суды белдерүенчә, ордер Украинадагы вазгыятькә бәйле рәвештә бирелә. Суд фаразынча, Путин һәм Львова-Белова Украинадан Россиягә балаларны законсыз рәвештә күчерүдә (депортацияләүдә) шикләнелә. Суд хәбәрендә бу вакыйгаларның 2022 елның 24 февраленнән соң булуы хәбәр ителә.

2022 елның маенда Путин Украинадагы һәм Донецк, Луганск төбәкләрендәге ятим балаларга Россия гражданлыгы бирүне җиңеләйтү турында карарны имзалады. Львова-Белова да сугыш хәрәкәтләре барган җирләрдән балаларны алып чыгу турында күп тапкырлар әйтте. Мәсәлән, Херсон өлкәсендә фронт янында булган интернаттан 52 авыру баланы Россиягә алып чыкканнар. 10 мартта ул, Украинадан алып чыккан 89 бала Россиянең көньягында яшәүче яңа гаиләләргә уллыкка, кызлыкка бирелүне көтә, дип әйтте.

Россиянең тышкы эшләр министры рәсми вәкиле Мария Захарова Халыкара җинаять судының Россиягә бернинди хокукый катнашы юклыгын әйтте. «Бу орган белән Россия хезмәттәшлек итми, безнең өчен аларның карары юридик яктан берни түгел», – дигән ул.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков моның «кабул ителмәслек һәм ачу чыгара торган» булуын әйтә.

Львова-Белова: «Беренче чиратта, әйбәт, халыкара җәмәгатьчелек безнең илебез балалары өчен эшләнгән эшләрне таныды, без аларны хәрби хәрәкәтләр барган зонада калдырмыйча, алып чыгабыз, алар өчен яхшы шартлар булдырабыз, аларны яраткан, кайгыртучан кешеләр белән әйләндереп алабыз», – дигән.

Дума депутаты Андрей Клишас: «Бу абсурд карарны кабул итеп, суд үзен үзе юкка чыгару юлына басты. Россиягә халыкара судның барлык судьяларын кулга алырга ордер бирергә кирәк», – дигән.

Адвокат Сергей Гландин әйтүенчә, Путин һәм Мария Львова-Белова Гаагадагы Халыкара судны таныган 120 илгә эләксәләр, аларны кулга алып, Гаагага тапшыруы мөмкин. Әмма бер искәрмә бар – әгәр дә Халыкара судны таныган илнең Тышкы эшләр министрлыгы бу кешенең куркынычсызлыгы өчен гарантия бирсә, ул кешене кулга алмаска да мөмкиннәр.

Халыкара җинаять суды турында документ 1998 елда барлыкка килде, аны булдыруда Россия дә катнашты. Россия Рим статутын 2000 елда кабул итә. 2016 елда Мәскәү, Россияне Кырым вакыйгаларына бәйле рәвештә гаепләүләр сәбәпле, Халыкара судтан чыга.

Халыкара җинаять судын 123 ил кабул иткән. Болар – Европа, Америка илләре, Украина да бу документны кабул иткән. Халыкара судны танымаучы илләр – Кытай, Һиндстан, АКШ, Израиль, Төркия. 

Гаагадагы Халыкара җинаять суды ордер биргән иң билгеле кеше – Ливия җитәкчесе Муамар Каддафи. Әмма аның эше судка кадәр барып җитмәде – илдә барган чуалышлар вакытында президентны үтерделәр. Гаагадагы Халыкара җинаять суды кулга алырга арест биргән кешеләрнең күпчелеге Африка илләреннән – Кения, Үзәк Африка республикасы, Уганда, Суданда кешелеккә каршы җинаять эшләүдә гаепләнүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100