Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаагада Израильгә каршы Халыкара суд башланды

news_top_970_100

Гаагада Берләшкән Милләтләр Оешмасының Израильгә карата Халыкара суды башланды. Көньяк Африка Республикасы Израильне Газа секторында геноцид ихтималында гаепли. Бу хакта «База» телеграм-каналы яза.

Ни өчен нәкъ менә Көньяк Африка халыкара судка иск биргән? ЮАРда апартеид (илнең җирле халкын кысрыклау һәм аеру сәясәте) белән көрәш вакытында Палестинаны азат итү оешмасы Нельсон Манделаның ак тәнле кешеләрнең азчылык хакимиятенә каршы көрәшен хуплады, шул мизгелдән башлап, Көньяк Африка Республикасы һәм Палестина арасындагы бәйләнеш көчәйде генә.

Мандела исә: «Палестина халкы азатлыгыннан башка, Көньяк Африка Республикасының иреге тулы була алмый», – диде. Газа секторында ЦАХАЛ операциясе башланып, нибары 1 атна узуга, ЮАР Президенты Сирил Рамапоса Израильне «апартеид дәүләте» дип атады һәм, үзенең апартеид тарихы булган иле корбаннарга ярдәм итми кала алмый, дип белдерде.

Фото: © «База» телеграм-каналы

ЮАР биргән искта күрсәтелгәнчә, Израильнең гамәлләре үзоборона кысаларыннан чыга. Гаепләү 80 биттән тора – аларда шаһитларның күрсәтмәләре, БМО белдерүләре, хисаплар һәм тарихи чагыштырулар бирелгән. Көньяк Африка, «Палестина этник төркеменең зур өлеше буларак, Газадагы палестиналыларны юкка чыгару» буенча Израильнең билгеле ниятләре бар, дип ышандыра. ЮАР Газа секторында хәрби операцияне туктатуны һәм Израильдән репарацияләр түләтергә мәҗбүр итүне таләп итә.

Израиль бөтен гаепләүләрне кире кага, үзенең үзоборонага хокукын яклый һәм әлеге иск 2023 елның 7 октябрендә ХАМАСның Израильгә һөҗүм (бу вакытта йөзләгән кеше һәлак булды) итүен яклый дип саный.

Бүген судта Көньяк Африка Республикасы вәкилләре чыгыш ясады. Юстиция министры Джефф Радебе үзенең чыгышында, соңгы 76 ел эчендә палестиналылар системалы изүгә һәм көч куллануга дучар булды, дип сөйләде. Иртәгә судта Израиль вәкилләре чыгыш ясаячак. Суд карары берничә атна дәвамында чыгарылырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100