Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гаҗәеп дөнья...» - Рәфис Атаказдан хатын-кыз эчке киемнәрен рекламалавын сораганнар

news_top_970_100
«Гаҗәеп дөнья...» -  Рәфис Атаказдан хатын-кыз эчке киемнәрен рекламалавын сораганнар

Бу көннәрдә блогер Рәфис Атаказга бер сәер тәкъдим килеп төшкән. Бу хакта блогер үзенең социаль челтәрләрендә сөйли.

Директны карап алган идем, хатлар арасында реклама буенча килгән бер сәер хатка юлыктым. Аның хаты да түгел, кемнән килүе бик мәзәк булып китте. Хатын-кызларга матур, челтәрле эчке киемнәр сата  торган кибетнең менеджеры яза. «Рәфис абый, сезнең төп язылучыларыгыз  хатын-кызлар бит. Безнең кибеткә реклама ясый алмассызмы киән? Обзор? Бәясе күпме булыр икән? Бартер буенча эшләмисезме?» - дип сораган. 

Дуслар, бик гаҗәп булыр иде әгәр мин ул киемнәргә обзор ясасам, әле бартер белән үземә берәр нәрсә алсам», - дигән Атаказ. 

Язылучылары исә : «Ата улны, ана кызны белми торган заман. Бер сүгеп атар идек тә, онытыр идек. Бартер дигәннән, гомер буе алыш-биреш белән яшибез бит инде. Мәсәлән, минем белән бартер ясар идек, бәрәңге бик күп», - дип шаяртканнар.

Рәфис Атаказдан башка блогерлар кебек кибетләргә барып обзор ясавын да еш үтенәләр икән. «Нигә сез кибетләрне күрсәтмисез? Хәзер ябыктыгыз, киемнәр дә күп кирәктер. Кайда киенәсез?» - дип сораучыларга ул: 

«Беренчедән, кибетләр буйлап йөрергә, мин бит хатын-кыз түгел. Икенчедән, мин үзем секонд-хендта киенәм. Әгәр бик кызык булса, берәр көнне секонд-хендка барып, андагы киемнәрне күрсәтермен», - дип җавап биргән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100