"Гаҗәп моң иясе". Ут капкан чүплектә актарынучы бомж башкорт халык җырларын башкара
Башкортстанның Баймак районында чүплеккә гаҗәп моң иясе килеп төпләнде дип язалар.
mkset.ru/ сайты хәбәр итүенчә, чүплек актарынганда бу ир башкорт җырларын җырлый. Аның тавышы гаҗәп матур дип язалар. Биредә яшәүчеләр аның җырлаганын телефонга төшереп алган.