Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гаҗәеп матур»: Алсу кызы Микела белән дуэт яздырган

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Сафина үзенең иң яраткан җырын кызы белән җырлый.

news_top_970_100
«Гаҗәеп матур»: Алсу кызы Микела белән дуэт яздырган
Владимир Васильев

Җырчы Алсу кызы Микела белән яздырган дуэт турында Инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«К тебе» - репертуарымдагы иң яраткан җырларымның берсе. Кызым Микела белән дуэт вариантын яздырдык. Минемчә, ул аерым сингл була ала. Сезгә ничек?» — дип сорый Алсу.

Инстачылар җырны ошаткан. «Гаҗәеп матур», — дип язалар.

«Алсу, өч балагыз бар, нигә берсен генә үзегез белән йөртәсез?» — дип кызыксыналар.

Алсу сорауга сорау белән җавап биргән. «Ничек уйлыйсыз, Инстаграмдагы постлардан тыш та тормыш бар микән?» — ди ул.

«Үпкәләтәсем килмәгән иде. Әти-әниләр бер баланы гына аергач, әйбәт түгел», — ди инстачы.

Калганнар Алсуны яклый, «кече балаларын үзләре тели башлагач күрсәтер», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100