Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаҗәеп хәл: әби үзенең оныгын үзе таба

АКШта булган хәлне замана казанышы дип тә атап була.

news_top_970_100
Гаҗәеп хәл: әби үзенең оныгын үзе таба
Бреаннаның Инстаграмыннан

АКШның Чикаго шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек Бреанна Локвуд һәм аның ире Ааронның дүрт ел буе балалары булмый. Табиблар хатынга ике тапкыр ЭКО ясый, безнең акча белән 5 милллион сумнан артык акча тота, әмма хатын ике тапкырында да баласын югалта.

Табиблар Бреаннаның аналыгында сирәк очрый торган авыру - Ашерман синдромын ачыклый. Аналыктагы яра баланы күтәреп йөрергә мөмкинлек бирми икәнлеген ачыклыйлар. Табиблар Бреанна белән иренә суррогат әни табарга киңәш итәләр.

Бреанна чит кешеләрнең баласын күтәреп йөрүенә каршы була. Әнисе Джулия Лавингның бик тә оныкларын күрәсе килә, шуңа ул үзен тәкъдим итә. Кызы башта риза булмаса да, бераздан килешә.

АКШ кануннары буенча суррогат әниләр 35 яшьтән өлкән булырга тиеш түгел. Әмма 51 яшьлек Джулиянең җен кебек таза һәм чит кеше булмавын исәпкә алып, рөхсәт бирәләр. Ул яшь чагында спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнгән була.

Баланың әтисе белән әнисе һәрвакыт аның янында була, ярдәм итеп яшиләр. Шулай итеп, Джулия ноябрь аенда үзенә үз оныгын таба.

Яшь гаилә Инстаграмда үзләре хакында сөйли, әни-әби белән дә фотолар урнаштыра.

Хәзерге вакытта яшьләр Флоридада ял итәләр. Әби-әни Чикагода калган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100