news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәллек бәйгесендә җиңгән 14 яшьлек кызны төзелеш мәйданында көчләгәннәр

Гүзәллек бәйгесендә җиңгән 14 яшьлек кызны төзелеш мәйданында көчләгәннәр

news_top
Гүзәллек бәйгесендә җиңгән 14 яшьлек кызны төзелеш мәйданында көчләгәннәр

Мәскәүдәге бәйгеләр җиңүчесе, «Юная красавица Подмосковья» вице-миссы — 14 яшьлек кыз үзенең көчләү корбаны булуы турында федераль каналда сөйләгән. Бу турыда «МК» сайты хәбәр итте.

Бу кыз әнисе белән бергә «Прямой эфир» тапшыруына килгән. Ул үзен 8 мартта көчләделәр, дип белдерә. Яшүсмер кыз 20 яшьлек егет белән социаль челтәрләрдә таныша. Алар очраша һәм бергә урамда йөриләр. Егет кызны күп катлы йорт төзелә торган мәйданчыкка алып килә һәм 25 катка менәргә тәкъдим итә. Алар биеклектә торып, тирә-якны күзәтмәкче була.

Подъездга керүгә үк, яңа танышы кызга ташлана. Егет яшүсмер кызны көчли. Кыз бу вакыйга турында әти-әнисенә сөйләргә курка. Егет кызның телефонын да урлаган. Кыз шул хакта гына әнисенә сөйли.

Шуннан соң егетне полиция тоткарлагач кына, 14 яшьлек кыз үзенең серен чишкән. Җинаятьтә шикләнелүче егет исә барысын да кире кага. Җенси мөнәсәбәткә керергә кыз үзе ризалык бирде дип сөйли.

Хәзер 14 яшьлек кыз һәм аның әнисе бу егетне җаваплылыкка тарттырга тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар