Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлия: Эшсез тормыйм, ирем өйдә утырганымны яратмый

Татар эстрадасында башкалардан аерылып торган җырчылар алай күп түгел. Яшьләр арасында көннән-көн популярлашып килүче җырчы Хәким – шуларның берсе. Аның үзенчәлекле, көчле тавышы йөзләгән җырчы арасында аерылып тора. Быел ул “Татар җыры” эстрада фестивалендә "Үзенчәлекле проект" номинациясендә җиңү яулады, тамашачыларга “Ялгыз аккош” җырын башкарды.   

news_top_970_100
Гүзәлия: Эшсез тормыйм, ирем өйдә утырганымны яратмый

Сәхнә артында Хәкимнең продюсеры, автор-башкаручы Гүзәлия белән аралаштык.

- Гүзәлия, татар эстрадасында җыр урлауга бәйле иҗади бәхәсләр дәвам итә. Сезнең фикерне ишетәсе килә...

- Яңа җыр иҗат итү авыр һәм бик күп вакыт таләп итә, ә башка авторларныкын алып җырлау бик ансат бит. Бу очракта артык күп көч куярга кирәкми. Үзенең сәләте булмаган кеше генә мондый адымга бара ала. Автор-башкаручы буларак мин әлеге күренешкә, иҗади караклыкка каршы. Җыр язу бик авыр, чыгымлы эш. Хәзер акчага корылган заман, түләүсез бернәрсә дә юк. Ротация, сыйфатлы аранжировка эшләтү – барысы да акчага бәйле. Башка җырчының хит җырын башкару җиңел бит. Әмма тамашачы ул чакта сиңа түгел, теге артистны алкышлый.

Талантлы автор-башкаручылар бар, мин аларның иҗатын күзәтәм. Айдар Тимербаев, Ләйсән Мәхмүтованың иҗаты ошый, алар башкалардан аерылып тора.

- Хәкимның иҗатын аңламаучылар, аны җырлый белмәүдә гаепләүчеләр бар. Социаль челтәрләрдә дә тискәре фикер язучылар күп.

- “На вкус и цвет товарища нет” – диләр бит. Кемгәдер күркә, кемгәдер сарык ите ошый. Шуның өчен бернәрсә дә эшләтеп булмый. Һәрбер стильнең үз урыны бар. Хәкимнең иҗатын аңлый белүче тамашачылар да бар. Без күзәтәбез, әлеге тамашачылар төпле һәм укымышлы кешеләр. Сыйфатлы музыка ишетергә теләүчеләр генә аның иҗатын аңлый. Без канәгать. Кеше артыннан ияреп бармыйбыз, үз юнәлешебез бар. Хәким башка артистлардан аерылып тора. Җырларының аранжировкалары да башкача яңгырый. Сәхнәдә үз-үзен тотышы да башка төрле. Без хореографлар белән эшләмибез, күңеле ничек куша шулай бии ул. Иң мөһиме без тиз һәм җиңел юл белән акча табуны максат итеп куймыйбыз. Сыйфат һәрвакыт беренче урында тора. Аннан соң аның һәр фикерен исәпкә алам. “Ул җырны башкарма, менә монысын җырла” – дип әйткәнем юк. Репертуар сайлаганда аңа тулысынча ирек бирәм. Һәрбер җырчының үз йөзе булырга тиеш дип саныйм мин.



- Бүгенге көндә Хәким сезнең өчен “проект”. Аны үзләштерергә теләүчеләр булдымы?

- Бүгенге көндә Хәким көчле әзерлекле җырчы, аны таныту өчен бик күп акча сарыф итергә туры килде. Чыгымнарның никадәр зур күләмдә булуын үзем генә беләм. Аны миннән тартып алырга теләүчеләр күп, төрле тәкъдимнәр белән шалтыратучылар шактый. Барысы да кызыга, чөнки ул акча китерә торган проект. Юк, аны берәүгә дә бирмим. Ул бары тик минеке генә (көлә).

- Узып баручы ел уңышлы булдымы? Нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

- Бу ел минем өчен уңышлы булды, башкарган эшләрем күренә. Хәким зур адымнар белән татар эстрадасына кереп китте. Авыр булмады, җиңел һәм бик тиз үзенең урының тапты. Аннан соң нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә. Бу күренеш күптәннән күзәтелә. Концертларда чыгыш ясаганда җырчылар авторларның исемен әйтми. Менә шуңа ачуым килә, үпкәлим. Җыр язучыларга бездә бөтенләй игътибар юк. Башка төбәкләрендә авторлар өчен төрле бәйгеләр оештыралар, аларның исемен халыкка таныталар. Бездә җыр иҗат итүчеләр читтә кала. Шунысы яхшы, хәзер социаль челтәрләр бар. Тамашачылар азмы-күпме безнең иҗатыбыз хакында шуннан белә ала.

- Гүзәлия, шәхси тормышыгызга вакыт каламы соң?

- Шәхси тормышка вакыт кала, җитә. Хәким – минем “балам”, күп вакытны аның белән бергә үткәрәм. Ирем каршы килми, минем эшемне аңлый. Гомумән, ул үзе дә минем өйдә тик кенә утырганымны яратмый. Минем һәр эшемне хуплый, уңышларым өчен дә куанып тора. Бу тормышта миңа зур терәк. Эш бар икән минем күзләрем яна һәм бөтенләй икенче кешегә әйләнәм, ирем шуны күрә. “Бар, бар эшлә”, - дип кенә тоа. Төннәр буе йокламыйм, һәр эшне хискә бирелеп эшлим. Ул минем нәкъ шундый вакытымны бик нык ярата. Эш булмаганда җаныма урын таба алмыйм, бөтен гомерем бушка уза кебек.

- Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез?

- Иҗат итү өчен акча кирәк, шуның өчен матди яктан ярдәм сорар идем. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100