Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гүзәлия DJ Радикның "Көзләрем сап-сары сагыштан" хитын искә төшерә: "Бу җыр башкаручыны бик озак еллар ашатты"

Гүзәлия "Көзләрем сап-сары сагыштан" хиты турында Инстаграмда язган.

news_top_970_100
"Гүзәлия DJ Радикның "Көзләрем сап-сары сагыштан" хитын искә төшерә: "Бу җыр башкаручыны бик озак еллар ашатты"
"Дөресен генә әйткәндә, бу җырның көе миңа беркайчан да ошамады... Әмма аны мин яздым. Мин ул вакытта бик яшь идем һәм минем тормышыма бу җыр белән бәйле әйберләр бик күп, шуңа күрә гафу итегез... Гаҗәп, әмма җыр бик зур уңыш казанды һәм бу башкаручыны озак еллар ашатты... Сезнең күбегез бу җырны ул язган дип уйласа да, бу алай түгел! Ул җырны кем генә кайсы телдә генә башкармады, нонсенс...", - дип язган Гүзәлия. 

Тыңлаучыларның күбесе дөрестән дә җырны DJ Радик язган дип уйлаган икәнлекләрен әйткән.

Укучылар Гүзәлиядән ни өчен җырны Радик башкарганын язмадың, инстаграмда ул икәнен билгеләмәдең, арагызда конфликт бармы дип сораган. Бу сораулар җавапсыз калган.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100