Гүзәлемнең спа-салонда халаттан төшкән фотосын гаеп иткәннәр
Дини кешегә андый фото ярамый дип язалар.
Гүзәлем кызы Мәдинәнең бер яшь тулган көнен «Фламбель» кафесында зурлап бәйрәм иткәннән соң, ял итәргә булган. Спа-салондагы процедуралардан соң ак йомшак халат киеп төшкән фотосын да куйган.
Фото астына бер ир менә мондый комментарий язып элгән: «Дини кешегә үзен шулай төшерергә дөресме? Бу сорау гына иде».
«Бер җирен дә күрсәтмәгән», — дип җавап биргәннәр ул иргә.
«Бәхетле хатын» дип тә язганнар хәзер ислам йоласы буенча киенүче җырчыга.